1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

СПИД

1 декабрьдә Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн СПИД авыруының кеше сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә зыянлы булуы хакында искәртә.

СПИД авыруы җир шарының һәр почмагында билгеле. Аны кешелек дөньясына янаучы 20 нче һәм 21 нче гасырның чумасы дип тә атыйлар. Мәгълүматлар буенча, 42 миллионнан артык кеше әлеге авырудан җәфа чигә. Һәр ел саен 15 меңнән артык кешегә шундый диагноз куела.

1981 елның 5 июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге яңа чирне терки – СПИД (йогышлы иммунодефицит синдромы). Ул иммун системасын зарарлый һәм тарката, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерә. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне беренче тапкыр 1988 елның 1 декабрендә билгеләп үтелә. СПИДка каршы  көрәшнең символы булып кызыл лента тора, бер акция дә аннан башка үтми. Инфекциянең таралуы  буенча – Россия дөньяда 52 нче урында. Бу – бөтен халыкның 1,1 проценты вирус йөртә дигән сүз.

ВИЧ-инфекциясенә каршы көрәш дөнья берләшмәсенең өстенлекле мәсьәләсе булып кала. БМО Генераль ассамблеясе 2030 елга тотрыклы усешнең яңа максатларын кабул итте, аларның бер күрсәткече – 2030 елга ВИЧ-инфекция эпидемиясен туктату. Барлык илләр алдына чираттагы бурыч куелды: «90-90-90» күрсәткеченә барып җитү, ягъни 90% авыруларда ВИЧ-инфекциясен ачыклау, 90% авыруларны дәвалану белән тәэмин итү, шуның нәтиҗәсендә 90% дәваланучыларда вирус йөкләнешен билгесез дәрәҗәгә хәтле төшерү һәм йогышлану куркынычын киметү.

Россиядә ВИЧ-инфекциясенең эпидемиологик вазгыяте киеренке кала бирә, эпидемия җәелүе, инфекциянең куркыныч астындагы зәгыйфь төркемнәрдән гомуми халыкка чыгуы үсә бара. ВИЧ-инфекциясенең Россиядә беренче очрагы 1987 елда теркәлә.

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ-инфекциясе таралуын һәм ВИЧ-инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.

Бу дата ел саен бөтендөнья җәмәгатьчелеген ВИЧ-инфекциясе турында онытмыйча, бу авыруны йөртүче кешеләргә сабырлык күрсәтергә дә чакыра.

Иң мөһиме: һәрбер кеше сәламәтлекне саклауда авыруны кисәтүнең бик мөһим булуын аңларга тиеш. ВИЧ инфекциясен йоктырудан саклану өчен төп кагыйдәләр: иртә һәм никахсыз җенси мөнәсәбәтләрне булдырмау, бер даими партнер булдыру, очраклы җенси якынлык вакытында презерватив куллану, өйләнешү, балага узу алдыннан ВИЧ-инфекциясенә тест ясату, колак тиштерү, татуировка ясату кебек эшләрне махсус медицина оешмаларында ясату, шәхси гигиена әйберләрен генә куллану (кырыну, маникюр ясау, гигиена процедуралары үткәрү өчен), наркотик матдәләрне кулланмау.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.