6 ноябрь – Әйләнә–тирә мохитне кораллы конфликт һәм сугышлар вакытында куллануга халыкара каршылык күрсәтү көне

2001 елның 5 ноябрендә БМОның Генераль Ассамблеясе һәр елның 6 ноябре көнне Әйләнә–тирә мохитне кораллы конфликт һәм сугышлар вакытында куллануга халыкара каршылык күрсәтү көнен билгеләп үтү турында игълан итә.

Әлеге карарны кабул иткәндә, БМО кораллы конфликтлар вакытында әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның, конфликт беткәннән соң да, озак вакытка экосистемалар һәм табигый ресурсларның хәле начараюына китерүен, күп очракта моның берничә дәүләткә һәм киләчәк буын вәкилләренә дә кагылуын исәпкә ала.

Теләсә кайсы сугыш, сәбәбе нинди булуга карамастан, халык өчен әйтеп бетергесез коточкыч куркыныч тудыра һәм санаулы минутлар эчендә буыннар дәвамында барлыкка китерелгәнне юкка чыгарырга мөмкин. Сугышның кешеләргә китергән газаплары да әйләнә-тирә мохитнең җимерелүенә илтә.

Әйләнә–тирә мохитне кораллы конфликт һәм сугышлар вакытында куллануга халыкара каршылык күрсәтү көне БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан экологиягә сугыш ясый торган зыянга һәм сугыш максатларына ирешүдә экосистемаларга мәгънәсез зыян салудан, шулай ук эксплуатациядән баш тартуның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү максатларында гамәлгә куела. Кайвакыт бу зыянны булдырмый калу мөмкин түгел. Шулай да, аз булса да саклык чаралары күрелсә, аны күпмедер дәрәҗәдә киметергә мөмкин булыр иде. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы яклар сугыш барышын тәртипкә салучы Женева конвенциясе кебек халыкара нормалар һәм килешүләрне үтәүгә җаваплы. Мондый нормаларның кайберләре экологик юнәлеш ала, мәсәлән, авыл хуҗалыгына караган җир-суларны аңлы рәвештә юкка чыгаруны тыю.

Әмма, гомумән сугыш китергән экологик нәтиҗәләр хәзерге заман кануннары игътибарыннан читтә кала. Тотрыклы экологик яклау булдыру өчен сугыш һәм кораллы конфликтларга кагылышлы халыкара килешүләрне һәм бу килешүләр әйләнә-тирә мохиткә аңлы рәвештә генә түгел, ниятсез зыян китерү мәсьәләсен дә үз эченә алсын өчен аларны киредән карарга һәм төзергә вакыт җитте.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/1884.