29 ноябрь – Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте оештырылу көне

ВООП29 ноябрь Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте оештырылу көне дип санала. Нәкъ менә шул көнне 1924 елда күренекле Россия галимнәре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында һәм алар инициативасы белән табигатьне саклау иҗтимагый оешмасының уставы раслана. Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте – Россиянең борынгы иҗтимагый экологик оешмасы. Җәмгыятьне оештыру идеясен Халык мәгърифәтчелеге комиссариаты җитәкчеләре А. В. Луначарский, Н. К. Крупская, М. Н. Покровский хуплый.

Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятен булдыру максаты – фән һәм алдынгы фикерле җәмәгатьчелек вәкилләрен берләштерергә омтылу, шуның белән илнең гражданнар сугышы һәм революция нәтиҗәсендә җимерелүгә дучар булган табигый байлыкларны торгызу һәм киләчәктә аларны тагын да нәтиҗәлерәк итеп куллану. 1924 елның 3 декабрендә җәмгыятьнең оештыру җыелышы була, анда вакытлы шура сайлана. Беренче рәис итеп танылган зоолог, профессор Григорий Кожевников билгеләнә.

Җәмгыятьнең төп бурычы табигать байлыкларын саклау һәм торгызуның фәнни мәсьәләләрен эшләү, табигатьне саклау чараларына халыкны җәлеп итү, табигатьне саклау идеясен пропагандалау, аерым алганда, төрле лекцияләр, әңгәмәләр, бәхәсләр, күргәзмәләр һәм экскурсияләр уздыру. Бу юнәлешләр алдагы елларда да җәмгыять үсешен билгеләде.

Канун буенча, Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте безнең илдә эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле барлык иҗтимагый оешмалар өстеннән җитәкчелек итүче төп буын була. Җәмгыять әгъзалары табигатьне саклау дәүләт системасын булдыру идеясенә басым ясый.

1960 елда Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте Халыкара табигатьне һәм табигый байлыкларны саклау союзы составына керә, ә 1984 елда әйләнә-тирә мохит буенча БМО программасының көмеш медале белән бүләкләнә. 2004 ел Россиядә Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең 80 еллыгы билгесе астында уза. Бу вакыйга хөрмәтенә җәмгыятьнең барлык оешмаларында һәм филиалларында төбәкләрдә экологик хәлне яхшырту буенча халык эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә.

Бүген җәмгыятьнең төп көчләре илнең тотрыклы экологик куркынычсыз үсешенә этәргеч ясаучы шартлар булдыру юнәлешендә эшли. Илебезнең теләсә кайсы кешесе аның сафларына баса ала.

 
Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/event/6942