24 ноябрь – Моржлар көне 

Моржи2008 елда Бөтендөнья кыргый табигать фонды һәм Диңгез хайваннары шурасы инициативасы белән Моржлар көне гамәлгә куела. Бу хайваннар – планетабызның төньяк ярымшарында тереклек итүче эре ишкәк аяклылар.

Бу көнне 24 ноябрьдә билгеләп үтү очраклы сайланмаган. Көзнең соңгы көннәрендә моржлар Чукотка диңгезенең арктик ярларыннан кышлар өчен Берингов бугазына күчеп китә, күчеш вакытында алар аеруча көчсезгә әйләнә һәм саклауга мохтаҗ була.

Бу бәйрәмне игълан итеп, табигатьне саклаучылар шул рәвешле җәмәгатьчелек игътибарын тын океан моржлары саны кимүгә илтүче проблемага җәлеп итәргә ниятләде. Төп мәсьәлә – экология. Климатның җылыну ягына үзгәрүе Җир өслегендәге боз катламы мәйданының соңгы елларда кискен рәвештә кими башлавына китерде. Нәтиҗәдә, яңа яр буе яткылыклары барлыкка китереп, моржлар боздан коры җиргә күчәргә мәҗбүр. Аларның мондый яткылыкларда массакүләм туплануы яшь моржларның күпләп кырылуына китерә.

Моржлар дучар булган икенче проблема – аларның территориясенә кешеләр үтеп керү. Кеше тарафыннан Боз океанының сай урыннарында бай углеводород запаслары үзләштерелү, навигация үсеше – барысы да моржларның массакүләм кырылуына китерә һәм табигать сакчыларын зур борчуга сала. Шуның өстенә, тын океан моржының атлантик һәм лаптев төрләре бүгенге көндә Россиянең Кызыл китабына кертелгән.

Бүгенге көндә Моржлар көне Россиянең барлык арктик регионнарында билгеләп үтелә. Анда яшәүчеләр тора-бара бу бәйрәм танылыр дип ышана. Үз чиратында, Табигатьне саклаучылар фонды вәкилләре океанның кыргый табигатен саклауда безнең гомуми җаваплылыгыбыз турында искә төшерергә һәм аның яшәүчеләренә сакчыл мөнәсәбәттә булырга чакыра.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3132.