11 ноябрь – Халыкара энергияне саклау көне

Энергосбережение11 ноябрь «Энергия һәм ресурсларны куллану буенча мәктәп проекты» халыкара экологик челтәре инициативасы белән Энергия саклау көне дип игълан ителгән. Әлеге бәйрәм көнен гамәлгә кую турында карар 2008 елның апрелендә экологик челтәр координаторларының Казахстанда узучы халыкара киңәшмәсендә кабул ителә. Шул ук елның ноябрь аенда дөнья Энергияне саклау көнен билгеләп үтә.

Бу бәйрәм халыкара дәрәҗәсе ала, чөнки проектта якынча 20 ил катнашырга теләк белдерә. Әлеге көнне төп максаты – хакимият һәм җәмәгатьчелек игътибарын ресурсларны рациональ куллануга һәм яңартыла торган энергия чыганаклары үсешенә җәлеп итү. Чынлыкта, энергия саклау мәсьәләсе күпкә тирәнрәк. Энергияне сакчыл куллану әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметергә ярдәм итәчәк. Шуның өстенә энергияне саклау икътисади яктан да отышлы.

Дөньяның күп кенә илләрендә бу көнне төрле акцияләр, кешеләрне энергия саклау ысуллары һәм яңартыла торган энергия чыганаклары турында хәбәрдар итүгә юнәлтелгән чаралар, тематик конференцияләр, күргәзмәләр уздырыла, мәктәпләрдә энергия саклау темасына багышланган дәресләр үткәрелә.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3130.