5–6 октябрьләр – Бөтендөнья кошларны күзәтү көннәре

Наблюдение птиц1993 елдан, 1 апрельдә билгеләп үтелүче Кошлар көне белән беррәттән, Кошларны Саклау буенча Халыкара Ассоциация тарафыннан Бөтендөнья кошларны күзәтү көннәре уздырыла. Кошларны һәм аларның тору урыннарын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән әлеге күркәм акциядә 1995 елда дөньяның 77 иленнән 115 меңнән артык кеше катнашты. Катнашучылар игътибарына 2764 төрле ике миллионнан артык кош тәкъдим ителде. 1997 елда Кошларны Саклау буенча Халыкара Ассоциация эгидасы астында дөньяның 88 дән артык илендә халыкара кошларны күзәтү көннәре узды, Җир йөзендә яшәүче 184 меңнән артык кеше бу акциягә кушылды.

Бу көннәр барышында бөтен дөнья буенча очраган төрләрнең исемлеге үз эченә 5935 төрле кошны ала, ягъни дөньяның барлык кошлар фаунасының 60% тирәсен тәшкил итә. Хәзерге вакытта 100дән артык илнең вәкилләре кошларны күзәтә. Россиядә бу көн 1995 елдан бирле бәйрәм ителә. Аның оештыручысы – Россия кошларын саклау Шурасы – коммерцияле булмаган иҗтимагый хәйрия оешмасы.

Кошларны күзәтү көннәрен һәр илдә үзенчә уздыралар: испан телле илләрдә бу шау-шулы һәм күпмедер дәрәҗәдә карнавалны хәтерләтүче «Кошлар фестивале», Ауропа илләрендә – профессионал кош белгечләре белән бергә табигатькә төркемләп экскурсияләр оештыру, кошлар турындагы китап ярминкәләре, кош сурәте төшкән открытка сату күргәзмәләре. Шулай ук балалар арасында кош рәсемнәре, асфальтта рәсем ясау бәйгеләре бик популяр һәм күп катнашучыларны җыя.

Шулай да, Кошларны күзәтү көннәренең төп бурычы – билгеле бер вакыт аралыгында очраткан барлык кошларны махсус кәгазь битендә билгеләп бару, аннан соң «сан алу» нәтиҗәсен милли координацион үзәкләргә җибәрү. Кошларны бар җирдә дә – урамнарда, паркта, шәһәрдән читтә, урманда күзәтергә һәм санарга мөмкин. Мондый массакүләм кошларны санау нәтиҗәләре фәнни яктан да әһәмиятле икән. Күп кенә илләрдә милли ярышлар да уздырыла, аларда иң күп кош төрләрен очратып билгеләгән кешеләр җиңүче була.

Бөтендөнья кошларны күзәтү көннәре – кешеләргә кошларның матур дөньясын ачып салу, аларның тормышын күзәткән вакыттагы кичерешләрне һәм кошларның киләчәге өчен борчылуларыбызны башкаларга да җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/3127.