8 сентябрь – Торналар көне

ЖуравльКөзнең беренче ае экологик бәйрәмнәргә бай. Сентябрьнең икенче якшәмбесендә планетабыз Бөтендөнья торналар көнен билгеләп үтә.

Әлеге матур кошларның ыру башы динозаврлар чорына ук барып тоташа, ягъни аларның борынгы бабалары якынча 40-60 миллион еллар элек барлыкка килгән. Торналарның тарихи туган ягы дип Төньяк Америка санала, шуннан алар башта Азиягә, ә аннан Африка һәм Австралиягә күчеп килгән. Хәзерге көндә торналар популяциясе Антарктида һәм Көньяк Америкадан кала бөтен дөнья буенча киң таралган. Торналарның төп кышлау урыны – Иран һәм Һиндстанның көнбатыш өлешендә.

Торналарның барлыгы 15 төре билгеле, Россиядә шуларның җидесе оя кора. Аларның кайбер төрләре Кызыл китапка кертелгән.

Кайчандыр торна сәнәгать кошы була, ләкин хәзерге вакытта ул закон сагы астында тора. Шулай да, халыкара табигатьне саклау һәм орнитология җәмгыятьләренең каршылык белдерүенә карамастан, кайбер илләрдә (мәсәлән, Әфганстан һәм Пакыстан) бүгенгәчә күчмә торналарны аулау бара.

Торналар көнен беренче тапкыр 2002 елда АКШта билгеләп үтәләр. Америка торнасының юкка чыга баручы төрен саклап калу өчен көрәшеп, галим-экологлар аның йомыркаларын куркынычсыз урыннарда оя коручы башка төр торналарның ояларына куялар, алар исә оя кору өчен куркынычсыз урыннарга бара. Саклап калынган кош балалары оя корырга очып киткән көн яңа экологик бәйрәм буларак игълан ителә, ә торна табигатьне саклаучы оешмалар символына әйләнә.

Бонн конвенциясе (кыргый хайваннарның күчмә төрен саклау буенча конвенция) секретариаты, себер ак торнасын (стерх) һәм аның тереклек итү урыннарын саклау буенча глобаль экологик фонд һәм Россия кошларны саклау берләшмәсе һәм Мәскәү зоопаркы катнашында Халыкара торналарны саклау фонды ярдәмендә Евразия торналары буенча эшче төркем Торналар көнен оештыручы булып тора.

Бөтендөнья торналар көнен бәйрәм итү вакыты очып китәр алдыннан ел саен уздырылучы торналар санын алу көне белән туры килә. Бәйрәм төрле илләрдә торналарга багышланган фестивальләр, акцияләр, бәйгеләр һәм фотокүргәзмәләр белән үрелеп бара, кошларның көз көне күпләп җыела торган урыннарына экскурсияләр үткәрелә, анда кошлар санын алуда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

Чыганак: RosEcoAudit.ru. Центр системных исследований: rosecoaudit.ru 2013/09/08…8…den_zhuravlja.html