16 сентябрь – Халыкара озон катламын саклау көне

Озон1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы үзенең резолюциясе белән 16 сентябрь көнне Халыкара озон катламын саклау көне дип игълан итте.  Әлеге көн озон катламын җимерүче матдәләр буенча Монреаль беркетмәсен имзалау истәлегенә билгеләнгән һәм 1995 елдан билгеләп үтелә. Халыкара озон катламын саклау көненең шигаре: «Күк йөзен сакла: үзеңне сакла – озон катламын сакла». 1987 елның 16 сентябрендә 36 ил, шул исәптән Россия дә, Монреаль беркетмәсенә кул куйды. Аның төп максаты булып дөньяда озон катламын җимерүче матдәләрне җитештерү һәм куллануны чикләү чаралары күрү, ахырда ул матдәләрне бөтенләй бетерү тора.

Дәүләтләргә әлеге көнне Монреаль беркетмәсендә һәм аңа кертелгән төзәтмәләрдә күрсәтелгән бурыч һәм максатларга ярашлы эшчәнлек алып баруны пропагандалауга багышларга тәкъдим ителә. Һәр елны бу көн озон катламын саклауга кагылышлы аерым бер темага багышлана. Үтәшәмәхә нурланышның начар йогынтысыннан Җирдәге бар тереклекне саклап торучы озон катламын саклау мәсьәләсе дөньяның барлык илләре өчен беренче урында тора. Аның белән безнең илнең дә галимнәре, экологлары, җитештерүчеләре шөгыльләнә.

Газдан торган юка гына озон катламы Җирне Кояш радиациясенең һәлакәткә китерүче йогынтысының билгеле бер өлешеннән саклый, шуның белән планетада тормышны саклап калырга ярдәм итә.

Озон катламы җир өстеннән космоска таба зур япма булып сузыла. Кайчан да булса бу катлам юкарачак, ә бу исә биосфера, бөтен тереклек өчен куркыныч янаячак дигән сүз. Кеше организмына үтәшәмәхә нурлар эләгүдән тире рагы, сукыраю һәм башка чирләр килеп чыгарга мөмкин.

XX гасырның 80 нче елларында галимнәр яңа ачыш ясый: Антарктида районында озонның гомуми күләме ике тапкырга кими, юкара. Шул вакытта «озон ертыгы» дигән төшенчә барлыкка килә. Озон юкаруга хлор окисе йогынты ясый, ул завод, сәнәгать оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Озон ертыклары барлыкка килүне туктату безнең көчтән килми. Шулай да, кеше көнкүреш дәрәҗәсендә булса да озонны саклап кала ала. Инглиз тикшеренүчеләре мәгълүматлары буенча, планетабыз стратосферасында озон катламы җимерелү процессы турыдан-туры җитештерүдә һәм көнкүрештә хлор кергән химик матдәләр куллануга бәйле. Бу матдәләр авыл хуҗалыгы һәм халык хуҗалыкларының башка өлкәләрендә киң кулланыла. Галимнәр белдерүенчә, алар бүлеп чыгарган газлар озон катламы җимерелүгә китерүче төп сәбәпләр булып тора һәм кешеләр, гомумән, Җирдәге барлык тереклекнең сәламәтлегенә зарарлы тәэсир итә.

Шунлыктан озонны җимерүче матдәләрне кулланудан этаплап баш тарту хәзерге һәм киләчәк буын өчен озон катламын саклауга гына түгел, ә климат үзгәреше мәсьәләсен чишүдә дә үзеннән зур өлеш кертә.

Шулай итеп, Монреаль беркетмәсе ярдәме белән үтәшәмәхә нурланышның зарарлы тәэсирен киметү нәтиҗәсендә кеше сәламәтлеген һәм экосистемаларны саклау булдырыла.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/579.