11 сентябрь – Бөтендөнья кыргый табигать фондының туган көне (WWF)

Фонд дикой природы

11 сентябрь көнне Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) үзенең туган көнен билгеләп үтә. Бүгенге көндә бу дөньядагы иң эре дәүләтнеке булмаган халыкара табигатьне саклау оешмасы, аның эшчәнлеге дөньяның төрле почмакларында иң актуаль табигатьне саклау проблемаларын чишүгә юнәлтелгән. Әлеге фонд бөтен дөнья буенча 28 милли оешманы һәм ассоциацияләшкән әгъзаларны, шулай ук якынча биш миллион аерым кешеләрне берләштерә.

Әмма шундый зур күләмле оешманы булдыру вакыйгасы 1961 елда игътибар үзәгеннән читтә кала. Җирдә тормышны саклап калу максатында, Кыргый табигать фонды  Швейцариянең зур булмаган Морге шәһәрендә барлыкка килә, шунда ук Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе дә урнашкан. Шунысы кызык, Кыргый табигать фондына нигез салучылар – Люк Хоффман, Питер Скотт һәм Гай Монфор – әлеге ниятләре шул дәрәҗәдә үсеш алыр дип уйламый да. 1962 елны фонд үзенең массакүләм беренче акциясен тормышка ашыра – аның вәкилләре барлык илләргә Бөтендөнья кыргый хайваннарны саклау буенча документны имзаларга чакырып мөрәҗәгать итә.

Бөтендөнья кыргый табигать фонды танылу һәм финанс бәйсезлеген ун ел үткәннән соң ала. 1971 елда Голландия принцы Бернард, фондның президенты, дөньяның иң абруйлы меңләгән кешесенә фондка ярдәм итүне һәм фонд идарәсенә унар мең доллар акча күчерүләрен сорап шәхсән мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә 10 миллион доллар күләмендә акча җыела. Әлеге сумма фондның финанс нигезе булып тора. Ә оешманың үзен чакырылган кунаклар исәбенчә (чакырылган мең кунак һәм принц Бернард) «Трест 1001» дип йөртә башлыйлар.

Бүгенге көндә Бөтендөнья кыргый табигать фонды аерым биологик төрләрне, туфракларны, ландшафтларны, су һәм һаваны саклау белән шөгыльләнә. Оешма яшәү дәверендә ике меңнән артык проектны тормышка ашыра, мәсәлән, «Операция: Юлбарыс», «Диңгезләр яшәргә тиеш», «Кампания: Тропик яңгырлы урман», шулай ук «Табигатьне саклау эшендә хөкүмәтләрнең бурычлары», «Табигатьне саклауның тугыз кагыйдәсе» һ.б. документларны формалаштырды. Фонд программалары хәзер дә шәхси затлар, төрле илләрнең хөкүмәтләре, халыкара агентлыклар һәм компанияләрдән килгән хәйрия акчалары хисабына тормышка ашырыла.

Россиядә Бөтендөнья кыргый табигать фондының беренче проектлары 1988 елда эшләнә, ә алты елдан соң, 1994 елда аның Россиядәге вәкиллеге ачыла. 2004 елда ул үз идарәсе булган милли оешмага әверелә. Россиядәге WWFның төп программалары арасында урман, диңгез, климат программаларын атарга була. Шулай ук милли оешма аерым сакланучы табигать территорияләрен оештыру, сирәк очрый торган хайван төрләрен яклау һәм Россиянең нефть һәм газ секторын экологик принцип белән эшләүгә күчерү буенча эш алып бара.

 Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/event/6940.