9 август – Бөтендөнья җирле халыклар көне

Народы1Ел саен 9 августта бөтен Җир шарында Халыкара җирле халыклар көне бәйрәм ителә. Әлеге истәлекле дата 1994 елда БМО Генераль Ассамблеясы инициативасы белән гамәлгә куела.

Планетаның җирле халкын хөрмәтләү һәм аңа игътибар бирү мәсьәләсе беренче тапкыр 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясының гомуми җыелышларында күтәрелә, әмма кеше хокукларын яклау һәм кызыксындыруга багышланган бәйрәмне раслау турындагы карар ике елдан соң гына кабул ителә. Һәр илдә бу көнне төрлечә билгеләп үтәләр, ләкин барлык илләрдә дә бу көн дөньяның җирле халыкларын олылау, аларның мәдәни байлыгын һәм бөтен дөнья халкы үсешенә керткән өлешләрен искә төшерү һәм ихтирам итү өчен үткәрелә.

Вәкилләрнең уртак көче нәтиҗәсендә, 2007 елның 13 сентябреннән БМО Генераль Ассамблеясының махсус резолюциясе барлыкка килде, анда, аерым алганда: «Җирле халыклар, колонизация һәм үз җирләре, территорияләре һәм ресурслары тартып алыну сәбәпле, тарихи гаделсезлекләр корбаннары булды, бу исә аларга ихтыяҗларына һәм кызыксынуларына ярашлы үсеш-алгарышка үз хокукларын тормышка ашыруда каршылык тудыра…», дип белдерелде.

БМО мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Җирнең биш континентында 70 илдә яшәүче кимендә 5 мең җирле халык төркемнәре бар. Җирле халыклар дип үз территорияләрендә яшәүче һәм башка бер җирдә дә тарихи ватаны булмаган халыкларны атыйлар.

Соңгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә 160 тан артык милләт яши. Аларның 100гә якыны җирле халыклар. Россиянең күп кенә җирле халыклары саны ягыннан мең кешегә дә тулмый.  Аларның күбесе читтәрәк, Себер, Төньяк, Урал һәм Ерак Көнчыгышның ераграк урнашкан районнарында яши. РФ канунчылыгында «җирле азсанлы халыклар» һәм «азсанлы халыклар» төшенчәләре кулланыла.

Бу көнне күп кенә илләрдә төрле массакүләм җырлы-биюле халык күңел ачулары, массакүләм бушлай концертлар, хәйрия акцияләре уздырыла, бүләкләр һәм тәм-том белән сыйлаулар, бәйрәм фейерверклары һәм салютлар белән төрле чаралар оештырыла.

Әлеге Көн кысаларында үткәрелүче чаралар һәр елны аерым темага багышлана. Мәсәлән, «Дәүләтләр һәм җирле халыклар арасында татулашу һәм партнерлык», «Җирле халыклар һәм ВИЧ/СПИД» һ.б.лар.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/573.