6 август – Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне

Ядерный взрыв 1945 елның 6 августында Хиросимага В-29 Америка бомбардировщигы кешелек тарихында беренче атом бомбасын ташлый, шартлау нәтиҗәсендә шул ук минутта 66 мең кеше һәлак була, ә 70 меңләбе авыр яралана һәм күпмедер вакыттан соң вафат була. Хиросимадан соң өч көн узгач, 1945 елның 9 августында, атом бомбасы япон шәһәре Нагасаки өстенә төшә.

Хиросима кешелекнең массакүләм юкка чыгару коралына каршы көрәш символына әйләнә. 1945 елның 6 августында атом бомбасы корбаны булган 200 меңнән артык кешене искә алу көне халыкара җәмгыять тарафыннан Бөтендөнья атом-төш коралын тыю өчен көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Хиросима үзәгендә, әлеге куркыныч фаҗигане даими искә төшереп торучы буларак, җирнең бер кисәгенә кагылмыйча калдырганнар. Монда барысы да дистә еллар элек булганча җимерек килеш калган, диварлардагы шәүләләр – атом үлеме өрәкләре. Мемориаль музей каршындагы паркта мәңгелек ут янып тора һәм «Тыныч йоклагыз – хата кабатланмас» дигән язулы атом бомбасы корбаннары хөрмәтенә шарсыман һәйкәл урнаштырылган.

Япон шәһәре Хиросима Америка атом бомбасы фаҗигасе еллыгын традицион чаң кагу, күккә ак күгәрченнәр очырту һәм бер минутлык тынлык белән билгеләп үтә. Төгәл 8:15 сәгатьтә Хиросимада Тынычлык чаңы кага башлый – нәкъ менә шул вакытта 1945 елның 6 августы көнне АКШ самолеты шәһәр өстенә атом бомбасы ташлый, бүгенге көндә корбаннар саны якынча 221893 кеше тәшкил итә. Ел саен бу исемлеккә берничә мең кеше өстәлеп тора.

«Сугыш һәм атом коралына – юк!» лозунгы астында һәр елны Япониядә «Тынычлык маршы» оештырыла. Илнең барлык 47 префектурасын тоташтыручы 13 маршрут буенча, маршта катнашучылар 10 меңнән артык километр уза һәм йөрешне 6 августта атом бомбасы шартлаган урынның үзәге тирәли урнашкан Хиросима Тынычлык паркында тәмамлый.

XX гасырның икенче яртысында дөньяви җәмгыять җитди мәсьәлә алдында кала. Әйләнеш ала баручы салкын сугыш куркыныч масштабларга җитә. Халыкара оешмалар кораллану буенча ярышта җаваплы дәүләт башлыкларының үз карашларын үзгәртергә тиешлеге турында чаң суга һәм бөтен кешелеккә дөньяны юкка чыгару  куркынычыннан саклау өчен барысын да эшләргә чакырып мөрәҗәгать итә.

Атом коралы арсеналлары шул дәрәҗәдә зур булып чыкты, аның запаслары размеры буенча Җирне дә узып киткән берничә планетаны юкка чыгарырга җитәчәк. Дөньяның күп кенә илләренең сәяси һәм иҗтимагый оешмалары үлем китерүче ракеталар җыюны алга таба тыюны таләп итте.

Хиросима һәм Нагасакидагы атом бомбасы фаҗигасе еллыкларында уздырылучы чаралар хәзерге вакытта яңа буынга атом кораллары корбаннары кичергән дәһшәтне аңлатуга һәм тоярга юнәлтелгән.

Чыганак: Экология Дона: ecodon.dspl.ru/pages/calendar.aspx.