20 август – Халыкара йортсыз хайваннар көне

Бездомная-собакаАвгустның өченче шимбәсендә Халыкара йортсыз хайваннар көне билгеләп үтелә. Әлеге дата календарьда Халыкара хайваннар хокуклары җәмгыяте инициативасы белән барлыкка килә. Оешма бу тәкъдим белән 1992 елда чыгыш ясый; башлангычны төрле илләрнең хайваннарны яклау оешмалары күтәреп ала.

Әлеге дата бәйрәм дип түгел, ә йортсыз хайваннар проблемасына мөрәҗәгать итү, кешеләргә аларның фаҗигале язмышы турында сөйләү өчен бер сәбәп дип санала. Бу көнне бөтен дөнья буенча агарту һәм хәйриячелек акцияләре уза. Волонтерлар йортсыз хайваннар, бигрәк тә, этләр һәм песиләргә ярдәм итү чаралары җыю өчен концертлар, конкурслар һәм аукционнар үткәрә. Шулай ук бу көн – сукбай эт яисә песигә хуҗа табу өчен дә яхшы мөмкинлек.

Йортсыз хайваннар көне бурычларының берсе – йорт хайваннарының контрольсез үрчеме хисабына сукбай эт һәм песиләр артуны туктату өчен, хайван хуҗаларының бу мәсьәләгә җаваплы каравын булдыру.  Шул ук максаттан кайбер ветеринар клиникалар тарафыннан бу көнне этләр һәм песиләргә бушлай стерилизация үткәрелә.

Йортсыз хайваннар көне игътибарны җәлеп итә торган проблема чыннан да кискен тора. Мәскәүдә генә дә урам этләренең саны берничә дистә меңгә җитә дип исәпләнә. Ә приютлар катастрофик дәрәҗәдә аз — башкалада гына түгел, бөтен ил буенча шулай.

Россиядә хайваннар өчен беренче шәхси приют Мәскәү өлкәсендә 1990 елда оештырыла. 1695 елда Япониядә  барлыкка килгән этләр приюты дөньяда иң танылганы, анда 50 мең хайван яши. Хайваннарны кешеләр кыерсытуыннан яклауга юнәлтелгән беренче канун 1822 елда Бөекбританиядә кабул ителә. Ә хайваннар өчен иң яхшы, уңайлы шартлар Австриядә тудырылган, мәсәлән, анда канунчылык этләрнең колак һәм койрыкларын кисүне, кыргый хайваннарны цирк тамашаларында куллануны, эт яисә песи балаларын зоокибет витриналарында сатуны һ.б. тыя.

Бу көнне хайваннарны яклаучылар бөтен дөнья буенча төрле чаралар – концертлар, викториналар, конкурслар уздыра, шуның белән йорт хайваннарына карата җаваплылык хисе булырга тиешлеге турындагы идеяне җиткерергә тырыша. Шулай ук йортсыз хайваннар өчен хуҗалар эзләү буенча акцияләр дә үткәрелә. Бөтен дөнья буенча кешеләр кулыннан һәлак булган йортсыз хайваннар һәм приютлардагы үз хуҗаларын табарга өлгермичә мәңгегә йоклатылган хайваннар истәлегенә шәмнәр кабызып куела…

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/2980.