8 июнь – Бөтендөнья океаннар көне

ОкеанҖир шары өслегенең 70% тан артыгы дөнья океаны белән капланган, ул аның 3/4 өлешен алып тора һәм тотрыклы үсеш процессында зур роль уйный. Дөнья океанының климатны җайга салуда өлеше бәяләп бетергесез, ул система барлыкка китерүче, чөнки аның сулары – углекислоталы газларны йотучыларның берсе. Планетабызның «үпкәләре» һәм без сулый торган кислородның күп өлешен бүлеп чыгаручы океаннар туклану продуктлары һәм дару препаратлары өчен төп чыганак та әле ул, шуның өстенә, биосфераның мөһим өлеше булып тора.

Галимнәр дөньяның су бассейнын дүрт зур океанга бүлә: Атлантик, Һинд, Тын һәм Төньяк Боз океаннары. Океаннарны өйрәнү белән океанология шөгыльләнә, ә дөнья океаны – фәнни тикшеренүләр өчен мөһим объект. Океан серләренә тирәнрәк төшенгән саен, галимнәр диңгез флорасы һәм фаунасының яңа формаларын ача бара. Бу тикшеренүләр тормыш һәм кеше иминлеген үстерүдә зур әһәмияткә ия.

1992 елда Рио-де-Жанейрода (Бразилия) югары дәрәҗәдә узган халыкара конференциядә яңа бәйрәм – Бөтендөнья океаннар көне турында тәкъдим кертелә. Шул вакыттан бәйрәм ел саен бөтен дөнья халкы тарафыннан 8 июнь көнне билгеләп үтелә башлый.

Бүгенге көндә экологлар, ихтиологлар һәм күп кенә зоопарк, аквариум, дельфинарий хезмәткәрләре диңгез асты тереклекләре хокукларын яклау һәм тотрыклы экологик шартлар тудыру өчен үз көчләрен куя. БМО Генераль Ассамблеясе карары белән 2009 елдан әлеге бәйрәм рәсми рәвештә билгеләп үтелә башлый. Резолюция халыкара суднолар йөрүче бугазларны кулланучы илләрне судночылык куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләрдә, шул исәптән суднолардан суның пычрануын киметү һәм контрольдә тоту буенча үзара килешеп хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Шулай итеп, кешелек дөньясы кешеләр көче белән табигатьне саклап калу, океанның флора һәм фаунасы турында кайгырту мөмкинлеге алды. Океан турында кайгырту күп кенә үсемлек һәм хайван төрләренең юкка чыгуына каршы тора алачак. Бөтендөнья океаннар көне кысаларында үткәрелүче рәсми чаралар халыкара берләшмә океаннар белән бәйле мәсьәләләр турында глобаль хәбәрдар булу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Океаннар турында кызыклы фактлар.

Океаннарны ныклап өйрәнү 20 нче гасырның икенче яртысында башлана. Океан тирәнлеге сулыкларын тикшерүнең төп ысулы – эхолокация. Аның ярдәмендә океан астының җентекле картасы төзелә, океан төбе рельефының төп формалары ачыла. Иң тирән океан иңкүлеге дип Мариан иңкүлеге санала, ул Тын океанда Төньяк Мариан утраулары янында урнашкан. Аның тирәнлеге 10924 метр тәшкил итә, ягъни 11 километрга якын! Елга агымы һәм явым-төшемнәр белән океанга якынча 0,5 миллион куб километр төче су кушыла. Бу күләм океан өслегендәге якынча 1,25 метр калынлыктагы су катламына туры килә. Билгеле булганча, Тын океанга атаманы Португалия диңгезчесе һәм тикшеренүчесе Ф.Магеллан 1519-1522 елгы экспедициядән соң биргән. Магеллан океанны «тыныч диңгез» дип атаган, чөнки сәяхәт вакытында бер тапкыр да давылга да, штормга да очрамаган.

Чыганак: Calend.ru.Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/719.