5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне

Экология

Ел саен 5 июнь көнендә планета халкы халыкара экология бәйрәмен  — Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнен билгеләп үтә.

Бәйрәмнең барлыкка килү тарихы әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган конференция үткәрелүгә бәйле. Моннан 40 ел элек үк планета халкын әйләнә-тирәлекнең пычрану мәсьәләләре, кешелек цивилизациясенең алга таба үсеше борчый башлаган.

1971 елда 23 илдән килгән 2 меңнән артык атаклы сәясәт эшлеклесе, тикшеренүчеләр, язучылар һәм рәссамнар БМО генераль сәркатибенә мөрәҗәгать имзалап җибәрәләр. Документта табигать пычрануга бәйле рәвештә кешелеккә карата булган куркыныч турында кисәтә торган фактлар китерелә. Табигатьне яклау буенча комиссия төзелә, аның вәкилләре дөньяның һәр илендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыру вәкаләтенә ия була. Әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлдерелгән махсус оешмалар барлыкка килә. Оешмаларның хезмәткәрләре табигатькә үсеш алган индустриядән китерелә торган зыянны минимумга калдырырга омтылып калмыйча, кешелекнең тереклек итү тирәлеген саклауга юнәлдерелгән чаралар һәм акцияләр дә үткәрә. Бүген дөньяви бергәлек экологик торышны яхшырту өчен мөмкин булган барлык чараларны да күрә.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көнендә урманчылар барлык гражданнарны табигатькә сакчыл карашта булырга һәм туган планетабызның экологик балансы җимерелүгә юл куймаска чакыра.

Чыганак: http://minleshoz.tatarstan.ru/