31 май – Бөтендөнья тәмәкесез көн

      • Не куриБөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1988 елда 31 майны Бөтендөнья тәмәкесез көн дип игълан итә. Һәр елны Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм аның партнерлары бу көнне билгеләп үтеп, тәмәке тартуның сәламәтлек өчен куркыныч булуына игътибарны юнәлтә, дәүләтне тәмәке куллану масштабларын киметү буенча нәтиҗәле сәясәт булдырырга чакыра.

        Дөнья берләшмәсе алдына 21 нче гасырда тәмәке тарту мәсьәләсен юкка чыгаруга ирешү бурычы куела. 21 нче гасыр да җитте, әмма бу проблема әле һаман да көн кадагында. Никотинга каршы көрәш дәвам итә. Бөтендөнья тәмәкесез көннең төп максаты – хәзерге һәм киләчәк буынны сәламәтлек өчен куркыныч тудыручы нәтиҗәләрдән генә түгел, шулай ук тәмәке тарту һәм тәмәке төтене тәэсире белән бәйле социаль, экологик һәм икътисадый бәла-казалардан саклауда булышу. Чөнки тәмәке тарту үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе, хәзерге көндә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматлар буенча, дөньяның һәр унынчы кешесен үлемгә китерә. Ел саен «тәмәке эпидемиясе»ннән җир йөзендә 6 миллионлап кеше үлә (шуларның 600 меңнән артыгы тәмәке тартучылар түгел, алар тәмәке төтене тәэсирендә үлә). Аңа каршы бернәрсә дә эшләнмәсә, 2030 елга әлеге сан 8 миллионга җитәчәк.

      • Россиядә тәмәке тарту белән бәйле сәбәпләр аркасында, ел саен 300 меңләп кеше вакытыннан алда үлә. Бу сан юл-транспорт һәлакәте яисә наркотиклар куллану нәтиҗәсендә вафат булучылар санын да узып китә. Статистика буенча, безнең илдә халыкның 40 процентка якыны тәмәке тарта.

        Тәмәке тартуны ташлавы җиңел түгел. Билгеле булганча, никотин көчле бәйлелек тудыра, тәмәке тартуны ташлап, берничә айдан яңадан тарта башлаучы кешеләрне дә күпләребез белә. Төрле ил халыкларыннан сораштырулар күрсәткәнчә, тартучыларның 2/3 е тәмәкенең зыяны зур түгел яисә гомумән юк дип уйлап ялгыша: аларның бик азы гына тәмәке тартуны ташларга теләк белдерә һәм тагын да азрагы тартуны уңышлы гына ташлый. Без бүгенге көндә нәтиҗәле дәвалау ысуллары һәм никотинны алыштыручы чаралар барлыгы турында беләбез. Бар илләрдә дә тартучылар әлеге препаратларны сатып ала алсын өчен, аларның бәясе төшәргә тиеш.

        Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хөкүмәтләрне үз илләрендә тәмәке тартуны киметүгә юнәлтелгән тиешле сәясәт алып барырга чакыра. Мәсәлән, рекламаны, сатуны стимуллаштыру һәм тәмәкене спонсорлаштыруны тыю; тәмәкегә налогны арттыру; медицина һәм белем бирү учреждениеләрендә тәмәке тартуның зыяны һәм аның белән бәйле нәтиҗәләр турында сөйләүче агарту чаралары уздыра. Бу көнне сәламәт тормыш рәвешен һәм тәмәкедән баш тартуны пропагандалау буенча төрле акцияләр һәм массакүләм чаралар уздырыла.

        31 май көнне дөньяның күп кенә илләрендә иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары көче белән шундый чаралар үткәрелә. Һәр елны Бөтендөнья тәмәкесез көн аерым бер шигарь белән уза. Исегезгә төшерәбез, ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара тәмәкедән баш тарту көне билгеләп үтелә.

      • Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/50/.