22 май – Халыкара биологик төрлелек көне

Биоразнообразие2001 елдан башлап ел саен 22 май көнне Халыкара биологик төрлелек көне билгеләп үтелә. Бу көн БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1995 елда махсус резолюциядә (№A/RES/49/119) Биологик төрлелек конвенциясенең килештерелгән тексты нигезендә кабул ителә. 

Биологик төрлелек – бүген планетада зур тизлек белән юкка чыга баручы барлык тормыш күптөрлелеге. Үсемлекләр үлә, хайваннар һәм урманнар җир йөзеннән юкка чыга… Болар барысы да, күбесенчә, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга.

Халыкара биологик төрлелек көненең төп бурычы – Җирдә күп кенә флора һәм фауна вәкилләренең мәңгегә юкка чыгу проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү. Планетабызның биологик төрлелеге кыскара бара, экологик тигезләнеш һаман да үзгәрешләргә дучар ителә. Экологик системаларның 60%ка якыны таркала яисә аңсыз кулланыла, бу исә биологик төрлелек югалуга һәм башка авыр нәтиҗәләргә китерә, ә алдагы 50 елда хәлләр тагы да авыраерга мөмкин.

Бөтендөнья табигатьне саклау берләшмәсе биологик төрлелек юкка чыгуга китерүче җиде төп факторны билгели:

– табигый мохитне югалту һәм фрагментлаштыру;

– инвазив төрләр ягыннан көндәшлек;

– әйләнә-тирә мохитнең пычрануы;

– глобаль климат үзгәрешләре;

– чүлгә әйләнү;

– халык саны арту һәм кирәгеннән артык куллану;

– табигать ресурсларын уйламыйча куллану.

Планетабызда тереклекнең күптөрлелеген саклап калуда көрә ысулларының берсе – сирәк очраучы һәм юкка чыга баручы үсемлек һәм хайваннарны саклау, табигатькә сакчыл караш.

Ел саен БМО Генераль секретаре киң җәмәгатьчелек өчен Халыкара биологик төрлелек уңаеннан мөрәҗәгать әзерли. Бәйрәм һәр елны аерым бер тема астында үтә: мәсәлән, «Биоөрлелек: үзгәреш кичерүче дөньябызда тормышны иминиятләштерү», «Климат һәм биологик төрлелекнең үзгәрүе», «Урманнарның биотөрлелеге», «Су һәм биотөрлелек», «Утрауларның биотөрлелеге» һ.б.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/125/.