15 май – Халыкара климат көне  

КлиматКеше яшәү урынын күптөрле факторлар йогынтысы астында һәм үзе биргән өстенлекләр буенча сайлый. Мәсәлән, ул сайланган регионның, һичшиксез, кайсы климат зонасында булуын исәпкә ала. Кемдер эссене ярата, суыкка түзә алмый, икенчеләре исә җиләс урыннарны хуп күрә. Кызганыч, бүгенге көндә климат Җир шарының барлык территориясендә дә үзгәрешләр кичерә, һәм иртәгә нәрсә буласын белеп булмый, хәтта синоптиклар да һава торышы хәле турында фаразларында көннән-көн ешрак ялгыша башлады. Планетадагы климат хәле мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү өчен, Халыкара климат көне билгеләнгән. Ул ел саен язның соңгы аеның уртасында билгеләп үтелә.

15 майда бөтен дөнья Халыкара климат көнен бәйрәм итә. Әлеге рәсми булмаган экологик бәйрәм метеорологларның климатны хәзерге һәм киләчәк буынның иминлегенә тәэсир итүче мөһим ресурс буларак якларга чакыруына җавап буларак оештырылды.

Климатны саклау – бүгенге көндә кешелек алдында торучы глобаль мәсьәләләрнең берсе. Глобаль җылыну, атмосфера катламында озон күләме арту, табигый бәла-казалар, планетада һава шартларының үзгәрүе – болар барысы да Җирнең климаты начараюга китерә, һәм нәтиҗәдә, кешеләрнең тормыш куркынычсызлыгына да тискәре йогынты ясый, табигый ресурслар халәте һәм дәүләтләрнең баланслы үсешендә аянычлы чагылыш таба.

Хәзерге заман фәннәре, киләчәктә Җирдә температура күтәрелгән очракта, климатта катастрофик үзгәрешләрнең ни дәрәҗәдә тиз килеп чыгарга мөмкинлеге турындагы сорауга җавап бирә алмый. Шулай да, экологлар һәм метеорологлар фикеренчә, кешелек әлеге үзгәрешләрне кичектерә ала.

Планетада кире кайтара алмаслык климат үзгәрешләренә китерүче төп проблемаларның берсе – атмосферада парник газлары концентрациясенең артуы. Бу күренеш буенча тәүге тапкыр дөньяви дәрәҗәдә 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган Җир Саммитында фикер алышу була. Дөньяның 180нән артык иле вәкилләре (шул исәптән Россия һәм элеккеге СССР илләре) Климат үзгәрүе турында БМО Конвенциясен имзалады.

1997 ел ахырында Конвенциягә өстәмә хәзерге көндә танылган Киот протоколы кабул ителә – бу алга киткән илләрне һәм икътисади үзгәреш кичерүче илләрне 1990 нчы еллар белән чагыштырганда 2008-2012 елларда атмосферага парник газларын чыгаруны киметергә яисә стабильләштерергә мәҗбүр итүче документ.

10 елдан соң, 2007 елның декабрендә, Балида (Индонезия) БМОның климат үзгәреше мәсьәләләренә багышланган тагын бер конференциясе уза. Анда катнашучылар – 190 нан артык дәүләт вәкиле –  сәүдә-сәнәгать секторы углекислый газ эмиссиясен киметсен өчен, дөнья лидерларын тиешле чараларны күрергә чакыручы халыкара килешүне имзалады.

Җирнең климатын саклау шулай ук планетаның һәр аерым бер кешесеннән дә тора. Моның өчен, мәсәлән, машинаны сирәгрәк кулланырга, фатирда энергия саклаучы яктырткычлар куярга, агачлар утыртуда катнашырга һәм яшеллекне сакларга кирәк. Карап торышка юк кына чаралар кебек… Әмма планетада яшәүчеләрнең барысын да кушсаң, ул бик зур мәгънә алачак.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3115/.