28 апрель – Химик куркынычсызлык көне

ХимияҺәр елны 28 апрель көнне Россиядә химик куркынычсызлык көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең гамәлгә керүенә 1974 елда Чуваш Илендәге химик корал заводында килеп чыккан фаҗигале вакыйгалар сәбәпче.

Ул вакытта, 1974 елның 28 апрелендә, коралның яңа партиясен ясап чыгарганда янгын килеп чыга – заводта төзелеп бетмәгән «әзер продукция» цехы яна башлый. Сәламәтлек өчен куркыныч һәм агулы V-газы белән тутырылган бик күп авиацион бомбалар яна һәм әйләнә-тирә мохиткә берничә тонна агулаучы матдә тарала.  Очраклы рәвештә һәм эшчеләрнең батырлыгы аркасында гына әлеге техноген һәлакәт тагын да зуррак масштаб алмыйча кала – һәлакәт нәтиҗәләре шәһәрдән читкә чыкмый. Шулай да, белгечләр биргән бәяләргә караганда, бу һәлакәтнең нәтиҗәләрен Чернобыльнеке белән чагыштырырга мөмкин. Әмма бу фаҗига һәм аның нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат, ул вакытларда безнең илдә башка химҗитештерү заводларында булган шундый ук һәлакәтләр кебек үк (Новомосковск, Чапаевск, Сталинград, Дзержинск), халыктан яшерелә. Бу вакыйга хакында халыкка экологлар һәм табигатьне саклау оешмалары инициативасы белән 1990 нчы елларда гына билгеле була.

Химик куркынычка каршы кеше хокуклары өчен көрәш көне беренче тапкыр «Химик куркынычсызлык өчен» Россия иҗтимагый экологик оешмалар Берлеге инициативасы белән Яңа Чабаксардагы фаҗигале вакыйгалар истәлегенә 1997 елның 28 апрелендә билгеләп үтелә. Аннан соңгы елларда әлеге көн Химик куркынычсызлык көне буларак үткәрелә башлый. Аның максаты – иң беренче чиратта, кешенең куркыныч та, файдалы да булган «химия» белән үзара тәэсир итүенә карата критик анализ бирү.

Илнең (кешеләрнең һәм табигатьнең) химик куркынычсызлыгын тәэмин итү – бу төп гомумдәүләт бурычларының берсе. Аларны хәл итмичә, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән бер генә проектын да тормышка ашыру мөмкин түгел. Шунлыктан химик табигатьнең әйләнә-тирә мохитне пычратуы, кешеләр сәламәтлеге, химик пычратучылардан зыян күрүчеләр һәм интегүчеләр, аерым территорияләрнең һәм ризыкларның химик пычрануы, предприятиеләрнең химик куркынычсызлыгы дәрәҗәсенә һ.б.ларга бәйсез булмаган бәя бирү мөһим.

Химик куркынычсызлык көне уңаеннан, табигатьне саклаучы һәм экологик оешмалар, җәмәгатьчелек вәкилләре тарафыннан илнең барлык төбәкләрендә күптөрле экологик акцияләр, семинарлар, демонстрацияләр, пикетлар, пресс-конференцияләр, массакүләм-мәгълүмат чараларында мәгълүмати кампанияләр һәм башка чаралар үткәрелә. Әлеге чараларда «Химик куркынычсызлык өчен», «Химик корал: тарих, экология, сәясәт», «Россиядә игълан ителмәгән химик сугыш: сәясәт экологиягә каршы», «Биологик корал – XXI гасыр коралы», «Агулы матдәләр һәм сәламәтлек», «Химия һәм торак», «Химия һәм кеше хокуклары» кебек темаларны яктырта.

Илебез өчен тагын бер мөһим һәм зур проблемаларның берсе – кулланылыштан чыккан химик коралны юкка чыгару. Ул бигрәк тә бүгенге көндә юкка чыгарылучы иске корал саклана торган торак пунктларда яшәүчеләр өчен актуаль. Аларны юкка чыгару бик зур чыгымнар таләп итә һәм шул сәбәпле һәрвакытта да үз вакытында эшләнми. Шунлыктан ел саен Химик куркынычсызлык көнендә экологик һәм табигатьне саклаучы оешмалар химик корал җитештерү һәм саклау урыннарында химик заводлар эшчеләре, хөкүмәт һәм массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашулар уздыра. Моның белән алар тагын бер кат химик һәм хәрби предприятиеләрдә килеп чыккан техноген һәлакәтләрнең нинди нәтиҗәләргә илтүе турында искә төшерә һәм җаваплы кешеләрне мондый гадәттән тыш хәлләр турында дөрес һәм ачык мәгълүмат алу мөмкинлеге булдыруга чакыра. Кешеләрнең куркынычсыз әйләнә-тирә мохиттә яшәү хокукы Россия Федерациясе Конституциясе белән гарантияләнә.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3069/.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.