26 апрель – Радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне

ЧернобыльҺәр елны 26 апрель көнне Россиядә Радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көнен билгеләп узалар. Бу көнне илебез техноген радиация корбаннарын искә ала. Контрольдән чыккан радиация һәлакәтне бетерү өстендә эшләүчеләрнең күпләп һәлак булуына китерә. Ул бөтен кешелек өчен үлем куркынычы тудыра.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясе — Украина атом энергетикасында беренчесе – кешелек тарихындагы иң зур техноген һәлакәт символына әйләнә. Чернобыль атом электр станциясендә килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәсендә атом реакторы тулысынча җимерелә, әйләнә-тирә мохиткә радиоактив матдәләр килеп эләгә, ә барлыкка килгән болыт аларны Украина, Россия, Белоруссия һәм Ауропаның кайбер илләренә тарата, 30 километр радиустагы территориядә радиоактив агулану барлыкка килә. Аерым алганда, Украинаның 12 өлкәсендә радиация белән зарарланган гомуми мәйданы – 50 мең квадрат километр, Россиянең 2,6 миллион кеше яшәүче һәм 60 мең километр территорияне үз эченә алган 19 өлкәсе радиациядән зыян күрә, Белоруссиянең 20 процентка якын халкы яшәгән 46,5 мең километр квадрат территориясе радиация радиусына эләгә.

20 нче гасырның иң зур экологик казасы, авыр фаҗигасе булган Чернобыль һәлакәте бөтен кешелек дөньясына сабак була, ул контрольдән чыккан атом-төш энергиясенең чикләрне аямавын күрсәтә. Кызганыч, аның кайтавазлары әле озак яңгырар һәм күп буын кешеләрендә үзен сиздерер. Бары тик 1986 елны, үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, әлеге фаҗиганең нәтиҗәләрен тиз арада бетерү буенча катлаулы һәм зурлыгы буенча тиңдәшсез эшләрне башкарган эшчеләрнең, галимнәрнең, хәрбиләрнең һәм үз теләкләре белән килүчеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге аркасында, тагын да куркынычрак нәтиҗәләрдән сакланып калу мөмкин булды. Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә СССРның барлык республика кешеләре катнашты.

Әлеге һәлакәт бөтен дөнья берләшмәсен тетрәнергә мәҗбүр итте. Ул бөтен планета өчен куркыныч бер сабак булды. Күп илләр хәтта «тынычлык атомы»н кулланудан баш тартты. Ауропада кайбер атом станрцияләре ябылды.  Чернобыль һәлакәте дөньяны Атом элетр станцияләрендә куркынычсызлык турында ныграк кайгыртырга өйрәтте.

2003 елның сентябрендә БМО саммитында Украина президенты Леонид Кучма Берлектә катнашучы илләргә 26 апрель көнне Халыкара Радиация һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне дип игълан итәргә тәкъдим итте. БМО дәүләтләре башлыклары советы аны хуплады. Исегезгә төшерәбез, ел саен 26 апрельдә Россиядә Радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге һәлакәт корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә, ә Украинада Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашканнарны хөрмәтләү көне 14 декабрьгә билгеләнгән.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/1755/.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.