22 апрель – Халыкара Җир-Ана көне

День земли22 апрель көнне киң колачлы бәйрәм – БМО эгидасы астында үткәрелүче Халыкара Җир-Ана көне – безнең уртак йортыбыз көне уздырыла. Бәйрәм 2009 елның 22 апрелендә Генераль Ассамблеясының 63 нче сессиясендә билгеләнә һәм, 2010 елдан һәр елны 22 апрель көнне билгеләп үтелә.

22 апрель көнне Җир көнен билгеләп үтү традициясе 1970 елда АКШта туа, 1990 елда бу көн халыкара акциягә әверелә. Россиядә аны 1992 елдан бирле бәйрәм итәләр. Һәр елны бу Көн аерым бер темага багышлана. Әлеге бөтендөнья акциясенең төп максаты – җәмәгатьчелекнең һәм һәр аерым кешенең игътибарын Җир, аны әйләндереп алган мохит мәсьәләләренә җәлеп итү.

Нинди соң ул безнең Җир?

Җир планетасына якынча 4,5 миллиард ел дип санала. Әгәр дә сезнең Җир тирәли экватор буенча атлап барасыгыз килсә, 40010 мең километрга якын юл үтәргә туры киләчәк. Җир өслегеннән аның үзәгенә кадәр ара 6378 километрны тәшкил итә. Каты токымнар (литосфера) катламы 70 километр булса, эчкәрәк кергән саен ярымсыек һәм сыек халәт күзәтелә. Калифорниядәге Үлем Үзәне һәм Ливиядәге Эль Азизия Җирдәге иң кайнар урыннар булып санала. Эль Азизиянең рекорды — Цельсий буенча 57,8 градус (1922 елның 13 сентябре), Үлем Үзәненең рекорды — 55,8 градус (1913 елның 10 июле). Җирнең иң салкын урыны буларак Антарктика танылган — 1983 елның 21 июлендә анда Цельсий буенча -89 градус билгеләнгән.

Безнең Җир минералларга бик бай — галимнәр минералларның 4 меңләп төрен классификацияләгән, аларның 200ләбе кулланылышта. Ел саен 50-100 төр яңа минерал ачыла.

Җир-Ана көне 22 апрельдә, язгы көн белән төн тигезләшү көнендә уздырылучы Җир көне кебек үк, планетаның барлык почмакларында яшәүчеләрнең һәрберсенә безнең зур уртак йортыбызга рәхмәт белдерергә мөмкинлек бирә. Россиядә Халыкара Җир көне бу бәйрәм уңаеннан төрле экологик чаралар һәм акцияләр үткәрүче иҗтимагый оешмалар көне булып санала. Бу көнне теләге булган кешеләр үзләренең ишегаллары һәм урамнарын чистарту һәм төзекләндерүдә катнаша ала.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/538/.