21–29 апрель – «Парклар маршы»

Марш парков22–29 апрельдә бөтен дөнья «Парклар маршы» уздыра. Әлеге датага нигез салучы итеп ХIХ гасырның 40 нчы елларында гаиләсе белән Небраска штатына күченеп килгән Дж. Стерлинг Мортон санала. Яңа урында алар ялгыз агачлар үсеп утыручы чиксез болыннарны күрә, бу агачлар өй салырга һәм утынга тотылырга тиеш була. Мортон һәм аның тормыш иптәше шунда ук агачлар утырту белән шөгыльләнә башлый һәм шул уңайдан кампания оештырып җибәрә. 1872 елда энтузиаст штат гражданнары өчен яшелләндерүгә багышланган бер көн билгеләргә тәкъдим итә. Әлеге идея күтәреп алына һәм Агач көненең беренче көнендә үк миллионга якын үсенте утыртыла. 1882 елда Небраска штаты рәсми рәвештә 22 апрельне Агач көне дип игълан итә.

1970 елдан бу көнне бәйрәм итүчеләрнең төп шөгыле әйләнә-тирә мохитнең әһәмиятен пропагандалауга әйләнә, ә исемен Җир көне дип үзгәртәләр. 1990 елдан Җир көненең темасы булып табигатьне үз матурлыгында саклаучы милли парклар санала башлый. Бу көн сакланучы территорияләр мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларга гамәли һәм финанс ярдәме күрсәтү өчен кулланыла. Бәйрәм халыкара төсмер ала: аны билгеләп үтүдә 141 илдә 200 миллион кеше (шул исәптән безнең илдә дә) катнаша, табигатьне яклап күпләгән акцияләр уздыралар. Бәйрәмнең яңа атамасы да барлыкка килә – «Marсh for Parks» («Парклар маршы»).

Россиядә «Парклар маршы»н уздыруны оештыручы – Кыргый табигатьне саклау үзәге. Беренче тапкыр Тыюлыклар һәм милли парклар көннәре 1996 елда оештырыла.

Парклар маршы җәмәгатьчелекне аеруча саклаулы табигать территорияләрен саклауга җәлеп итү максатыннан үткәрелә торган халыкара акция булып тора. Ел саен «Парклар маршы»нда йөз меңләгән кеше катнаша. БДБнең 200 дән артык дәүләте һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалары җирле маршларны оештыручы буларак Кыргый табигатьне саклау үзәге белән хезмәттәшлек итә.

«Парклар маршы» вакытында түгәрәк өстәлләр, концертлар, фестивальләр, конференцияләр, экскурсияләр һ.б. үткәрелә. Традиция буенча бу көнне теләге булган һәр кеше үз ишегалларын һәм урамнарын яшелләндерә һәм төзекләндерә. Россиядә әлеге бәйрәм һәр елны оештырылучы җыештыру, санитар чисталык булдыру экологик акцияләре (субботник)  белән тулыландырыла.

2015 ел ахырында «Парклар маршы – 2016» акциясенең шигаре расланды: «Табигатькә һәркем мөһим. Биологик төрлелекне саклыйк!» Биологик төрлелек — ул Җир йөзендәге барлык төр тормыш формалары җыелмасы, бөтен тере организмнар һәм аларның миллион еллар буена эволюцияләшкән төркемнәре. Нәкъ менә тормыштагы табигый төрлелек планетабыздагы экологик тигезлекне булдыра. Нинди дә булса үсемлек яисә хайван, беренче карашка, әһәмиятсез тоелса да, ул биосфераны тәэмин итүдә алыштыргысыз үз өлешен кертә.

Ә кеше өчен иң мөһим нәрсәләр – туфрак, урман һәм диңгезләрнең уңдырышлылыгы, төче суның һәм һаваның чисталыгы, туклану ризыклары белән тәэмин ителгәнлек һәм башкалар экологик тигезлек торышы белән бәйле. Шулай итеп, табигый биологик төрлелек – кешелек яшәсен өчен иң кирәкле шарт. Әмма соңгы ике йөзьеллыкта кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә экологик процесслар барышы бозылды. Табигый ресурсларны кирәгеннән артык куллану, ландшафтларны радикаль үзгәртү, хайваннар һәм үсемлекләрнең яшәү урынын юкка чыгару, әйләнә-тирә мохитне пычрату биотөрлелекнең кискен кимүенә һәм хәтта планетада климат үзгәрүенә китерде.

Тере организмнарның меңләгән төре юкка чыгу дәрәҗәсенә килеп җитте яисә, гомумән, Җир йөзеннән юкка чыкты. Үзенчәлекле генетик фонды, кабатланмас тормыш үзенчәлекләре булган һәм әйләнә-тирә мохит белән үзара мөнәсәбәттә торучы теләсә кайсы төрне югалту берни белән дә алыштырыла алмый һәм табигый комплексларның бозылуына китерә. Бүген шунысы ачык, Җир йөзендә тере организмнарны һәм биологик системаларның төрлелеген саклау, беренче чиратта, безнең үзебез өчен мөһим.

 

Чыганак: Библиотека ННГАСУ: bibl.nngasu.ru/ecology/calendar/march.php/