19 апрель – Умырзая көне

Подснежник

Ел саен 19 апрель көнне дөньяның күп кенә илләрендә инде традициягә әйләнгән матур язгы бәйрәм – Умырзая көне билгеләп үтелә. Ул 1984 елда, әлеге чәчәкне саклау максатыннан, Бөекбританиядә кертелә. Гомумән дөньяда, климатик зонага бәйле рәвештә, умырзаялар гыйнвардан апрельгә кадәр чәчәк ата. Бөекбританиядә аларның чәчәк атуы апрель уртасына туры килгәнлектән, әлеге бәйрәм дә шул вакытка – яз һәм җылы кояшлы көннәр башлану чорына билгеләнә. Бүген бәйрәм башка илләрдә дә яратып үткәрелә. 

Англиядә умырзая – бик популяр чәчәк, аңа карата мөнәсәбәт тә аеруча сакчыл. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу борынгы инглиз ышанулары белән бәйле. Ышанулар буенча, йорт тирәли утыртылган умырзаялар анда яшәүчеләрне явыз рухлардан саклый. Шулай да, беренче чиратта, умырзая – кышкы салкыннардан соң беренче баш төртүче чәчәк, ул кыш тәмамланып, яз башланганны символлаштыра.

Умырзаяның латинча атамасы — «галянтус» (Galanthus) — «сөтле чәчәк». Бу үсемлек 1 меңьеллыкта ук билгеле булган, ә урта гасырларда аны сафлык, гөнаһсызлык символы итеп санаганнар, 19 нчы гасырда исә умырзаяны үрчетә башлаганнар. Бүгенге көндә әлеге ак матур чәчәкләр Җир шарының күп территорияләрендә үсеп чыга, аның барлыгы 20 төре билгеле, шулай да барысы да диярлек Кызыл китапка кертелгән.

Төрле илләрдә бу чәчәкне төрлечә атыйлар. Инглиз халкы – аны кар тамчысы яисә кар алкасы, немецлар – кар кыңгыравы, рус телендә – подснежник, ә без умырзая дип йөртәбез. Рус атамасы, күрәсең, әлеге язгы үсемлекнең кар астыннан төртеп чыгу сәләте һәм беренче кояш нурлары белән чәчәк атуыннан килеп чыккан.

Кар астында яшеренеп ятуы белән әлеге язгы табигать могҗизасы серле булып күренә. Шунлыктан ул еш кына төрле легенда һәм әкиятләр герое итеп сайланган.

Хәзерге көндә, кызганыч, умырзая «кеше мәхәббәте» корбанына әйләнде. Бу чәчәкләр искитмәле матур, ләкин табигать кочагында булганда гына, ә өзеп алынган чәчәкләр берничә көннән артык яши алмый, шиңә. Умырзаяларны вәхшиләрчә җыючы кешеләр гаебе белән аларның саны елдан-ел кими. Шуңа күрә умырзаяларның күпчелек төрләре юкка чыга баручы буларак Кызыл китапка кертелгән, димәк, аларны өзү, җыю тыела.

Әмма ел саен, яз җитүгә, шәһәр урамнарында умырзая сатучылар тагын килеп чыга. Шушы матур чәчәк гөлләмәсен сатып алу теләге туа икән, тыелырга ашыгыгыз, шуның белән сез тере табигатьне саклап калуга ярдәм итәрсез. Киләчәк буын да әлеге табигать могҗизасын үз күзләре белән күрә алсын иде. Менә шулар турында искә төшерә безгә әлеге бәйрәм – Умырзая көне.

Источник: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3065/.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.