23 март – Бөтендөнья метеорология көне

метеорологияКешеләрнең аралашу даирәсендә һава торышы иң актуаль һәм популяр темаларның берседер. Әлбәттә, бик күп нәрсә – кәефебез дә, үз-үзебезне ничек хис итүебез дә, планнар һәм аларның тормышка ашуы да һава торышына бәйле шул. Аның белән кешелек дөньясы элекке заманнардан ук кызыксына. Шунлыктан һәр елны 23 март көнне Бөтендөнья метеорология оешмасы башлангычы белән Бөтендөнья метеорология көне яисә Бөтендөнья метеорологик көн билгеләп үтелә. Әлеге вакыйгада 189 ил катнаша.

1950 елның 23 мартында Бөтендөнья метеорология оешмасы Конвенциясе үз көченә керә. Анда Оешма барлыкка килүе игълан ителә. Ә бәйрәм 1961 елдан башлап билгеләп үтелә.

Хәзерге вакытта Бөтендөнья метеорология оешмасы һәр елны бу көнне нинди дә булса темага багышлый һәм шуңа ярашлы пропагандалау чаралары уздыра. Мәсәлән, төрле елларда ул «Безнең климатның киләчәге», «Һава торышы, климат, су һәм тотрыклы үсеш», «Табигый бәла-казалар куркынычын булдырмый калу һәм аларның нәтиҗәләрен киметү», «Поляр метеорология: глобаль тәэсирләрне аңлау», «Яхшы киләчәк өчен планетабызга күзәтчелек итү», «Һава торышы, климат һәм су – киләчәгебезнең этәргеч бирүче көче» һ.б. аталды.

Бөтендөнья метеорология оешмасы, беренче чиратта, һава торышы, климат һәм су мәсьәләләре белән шөгыльләнә, аның составына кергән илләр күп еллар буена уңышлы гына хезмәттәшлек итә, атмосфера, коры җир, диңгезләр, океаннар, елгалар торышы турында төгәл мәгълүматлар белән уртаклаша, һәм шулар нигезендә һава торышы буенча фаразлар, куркыныч гидрометеорологик күренешләр турында кисәтүләр ясала. Бөтендөнья метеорология оешмасы ирешкән нәтиҗәләрнең иң зурысы – бөтендөнья климатны өйрәнү программасын булдыру һәм Бөтендөнья һава торышы хезмәтен оештыру. Соңгы ун ел эчендә җыелган статистика мәгълүматлары буенча, табигый бәла-казаларның 80% тан артыгы килеп чыгышы буенча метеорология һәм гидрология белән бәйле. 20 нче гасырның 50 нче елларында дөнья буенча табигый бәла-казалар китергән зыянның күләме елына якынча дүрт миллиард долларга бәяләнде, ә 90 нчы елларда – елына кырык миллиард доллар.

Россиядә гидрометеорология мониторингы системасына император Николай I указы белән 170 елдан артык  элек рәсми «старт» бирелә. 1725 елның 1 декабрендә Санкт-Петербургның Фәннәр Акакдемиясе каршында Россиядә инструмент ярдәмендә һава торышын беренче даими метеорологик тикшерүләр башлана.

23 март көнне Россиянең Гидрометеорология хезмәте эшчеләре көне билгеләп үтелә. Россия Гидрометеорология хезмәте эшчәнлегенең төп максаты – төрле климатик күренешләрдән илнең икътисадына килгән зыян һәм кешеләр тормышына янаган куркыныч дәрәҗәсен киметү, Россиянең югары дәрәҗәдәге гидрометеорологик куркынычсызлыгын тәэмин итү. Булдырмый калган зыян турындагы мәгълүматлар күрсәткәнчә, Россия метеорологлары фаразлары мөмкин булган икътисади югалтуларның уртача 40 процентын киметергә ярдәм итә.  Бөтендөнья метеорология көне – әлеге кызыклы, шул ук вакытта катлаулы һөнәрне сайлаган кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү билгесе.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/25/.