21 март – Халыкара урманнар көне

Лес

1971 елдан бирле һәр елны 21 мартта Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Аны башкача Бөтендөнья урманнарны саклау көне дип тә атыйлар. Бу көнгә Берләшкән Милләтләр оешмасының 23 нче Генераль Ассамблеясында  Европа Авыл Хуҗалыгы Конфедерациясе инициативасы белән нигез салына. 2012 елда БМО Генераль Ассамблеясы Халыкара урманнар көнен – International Day of Forests – раслау турында резолюция кабул итте, бу аларны саклауның мөһимлеге турында һәрвакыт хәтердә тоту зарурлыгы белән бәйле һәм урманнарның безнең тормышта нинди әһәмиятле роль уйнавы турында планета халкының исенә төшерергә тагын бер сәбәп тә булып тора. Уртача зурлыктагы бер агачның 24 сәгать дәвамында өч кешегә суларга җитәрлек кислород эшләп чыгаруы турында искә төшерү дә җитә. Ә бит урман һавасының гадәти түгеллеген барыбыз да сизә.  Урман агачлары эшләп чыгарган кислород югары ионлашкан, шуңа күрә ул үпкәләр өчен һәм кешенең тулаем сәламәтлеге өчен аеруча файдалы. Урманнар һаваны дымландырып һәм суларга яраклы итеп кенә калмый, алар әле атмосфера тузанын да тоткарлый. 1 гектар ылыслы урман бер елга 40 тонна чамасы тузанны, шундый ук мәйданлы яфраклы урман 100 тонна чамасы тузанны тоткарлый.

Язын урман кар эрегәндә барлыкка килә торган артык дымны үзенә сеңдерә, моннан башка язгы ташулар һәлакәтле булыр иде, шул ук вакытта урман бу дымны әкренләп елгаларга бирә бара, бу аларны күп сулы итә. Урманнан башка елгалар бик тиз кибә башлый. Һәм ниһаять, урманнан башка табигый экологик балансны саклау бөтенләй мөмкин түгел.

Шуңа күрә һәр елны 21 мартта, Бөтендөнья урман көнендә, БМО мәгълүмати характерда бәйрәм чаралары уздыра. Волонтёрлар листовкалар тарата, күргәзмә һәм конкурслар, төрле-төрле флэшмоблар һәм массакүләм агач утырту кампанияләре уздыра.

Чыганак: ТР ЭТБМ матбугат хезмәте