20 март – Бөтендөнья Җир көне  

ЗемляТөрле илләр халыклары билгеләп үтә торган күпләгән бәйрәмнәр арасында бер уртак бәйрәм көне бар, бу – Җир көне. Әлеге бәйрәм елына ике тапкыр: 20 яки 21 мартта һәм 22 апрельдә билгеләп үтелә.

Чынлыкта, Җир көне буларак 20 март – язгы көн белән төн тигезләшкән көн санала һәм БМО инициативасы белән үткәрелә. Бу көнне Кояшның үзәге җир экваторыннан югарырак, һәм һәр елны БМОның Нью-Йорк шәһәрендәге  штаб-фатирында төгәл көн белән төн тигезләшкән мизгелдә тынычлык чаңы суга башлый: ул бер минут дәвамында чыңлый һәм аның тавышы кешеләрне планетаны саклау, тормыш рәвешен һәм бар тереклекнең яшәешен яхшырту өчен кылган гамәлләре һәм ни эшли алулары турында уйланырга чакыра.

Бу чаңның барлыкка килү тарихы бик кызыклы һәм дулкынландыргыч: аны коеп ясаганда балаларның җир йөзеннән юкка чыккан Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләреннән җыйган тәңкәләре кулланылган. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң алар бу тәңкәләрне бөтен Япония буенча җыя. 1954 елда урнаштырылган  тынычлык чаңына: «Бөтен дөньяда тынычлык булсын!» дип язып куелган һәм бу гадәти лозунг кына түгел. Әлеге язу XX гасырда Җир йөзендә яшәгән кешеләрнең якты өметләрен һәм омтылышларын чагылдыра дип әйтергә мөмкин. Ул аларның башыннан узган – чөнки кешелек дөньясы шул гасырда дөнья тарихындагы иң дәһшәтле сугышларны кичергән. Мондый чаңнарны башка илләрдә дә – Япония (1954), Алмания, Польша, Төркия (1989), Мексика (1990), Австралия (1992), Монголия (1993), Канада (1996), Бразилия (1997), Аргентина (1998), Эквадор (1999), Үзбәкстан (2003) һ.б.ларда урнаштыра башладылар.

Планетаның космостан төшерелгән фотографиясе сурәтләнгән Җир байрагын күтәрү тантананың бер өлеше булып тора. 1997 елда Җир байрагы БМОда Җир көнен бәйрәм иткән вакытта СССРның очучы-космонавты, Советлар Союзы герое Анатолий Березовойга тапшырыла. Соңрак байракның берничәсе «Мир» космик станциясе бортына куела. «Мир» станциясендә булып кайткан байраклар Мәскәүнең Н.К.Рерих исемендәге музеена, Нью‑Йорктагы Н.К. Рерих музеена һәм «Белем» Халыкара гуманитар фондына тапшырылды.

Җир көне бәйрәменә нигез салучы дип Америка дин әһеле, нәшер һәм эшмәкәр Джон Макконелл санала; шулай ук ул планетабыз байрагын булдырган һәм Җирне Саклаучылар Җәмгыяте Президенты итеп билгеләнә. 1969 елда ЮНЕСКО конференциясендә аның тарафыннан әлеге бәйрәмнең проекты тәкъдим ителә, һәм 1970 елның 21 мартында ул беренче тапкыр билгеләп үтелә.

Бу көнне бөтен дөнья буенча төрле илләрдә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм төзекләндерүгә юнәлтелгән чаралар һәм акцияләр уза: табигать кочагында экологик күргәзмәләр һәм конференцияләр, шәһәр урамнарын һәм территорияләрне җыештыру, агачлар утырту һәм автомобиль хәрәкәтен туктату. Россиядә бу бәйрәм рәсми рәвештә 1988 елдан билгеләп үтелә.

1998 елдан башлап «Җир көнендә Тынычлык Чаңы» акциясе Россиядә дә үткәрелә башлый. Анатолий Березовой инициативасы белән Мәскәүнең Н.К.Рерих исемендәге Халыкара Үзәк-Музей Россиядә беренчеләрдән булып «Җир көнендә Тынычлык Чаңы» тантанасын уздыра башлый. Тора-бара бу акция Россиянең башка шәһәрләрендә дә үткәрелә башлый.

 

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/3058/