14 март – Буаларга (плотина) каршы хәрәкәт, Елга, Су һәм Тормышны яклау хәрәкәте көне

река

«Халыкара буаларга каршы хәрәкәт көне»н үткәрү башлангычы белән АКШның экологик оешмасы чыкты. Әлеге оешманың исеме «Халыкара елгалар челтәре» дип тәрҗемә ителә. Америкалылар «буаларга каршы хәрәкәт» көнен «Елгалар, су һәм тормыш өчен» шигаре астында билгеләп үтәргә тәкъдим итте.

1997 елның мартында Бразилиянең Куритиба шәһәрендә Эре буалар төзелешенә каршы беренче халыкара конференция узды. Анда Америка оешмасының тәкъдименә теләктәшлек белдерелде һәм Елгаларны, Суны һәм Тормышны яклап Буаларга каршы көрәш көнен ел саен 14 мартта билгеләп үтәргә дип карар ителде.

Эре буалар төзелешенә каршы халыкара беренче конференция барлык гамәлләрне «Су тормыш чыганагы булсын, үлемгә китермәсен!» бердәм лозунгы астында башкарырга чакырды. Конференциягә планетаның егерме иле үз делегатларын җибәрде, алар арасында Алмания, Испания, Норвегия, Россия, Франция, Швейцария, Швеция, АКШ, Аргентина, Бразилия, Боливия, Чили, Уругвай, Парагвай, Мексика, Һиндстан, Лесото, Непал, Таиланд һәм Кытай Республикасы бар иде. Конференциядә катнашучылар барлык илләрнең хөкүмәтләрен, төзелеш трестларын һәм банкларны проектлар һәм алар китереп чыгара торган экологик нәтиҗәләргә тулы һәм бәйсез экспертиза ясалганчыга кадәр эре буалар төзелешенә мораторий урнаштырырга чакырды. Шулай ук делегатлар әлеге зур сәнәгать объектлары төзелгәннән соң, яшәү урынын һәм тормыш рәвешен үзгәртергә мәҗбүр булучы кешеләр язмышына игътибарны юнәлтте. 20 ил җәмәгатьчелеген берләштергән конференция елга бассейннары белән идарә итүнең демократик алымнарын эшләү буенча  зур бурыч куйды. Мөрәҗәгатьләрендә делегатлар менә шундый саннар китерде: соңгы 50 ел эчендә алты миллионга кадәр кеше буалар төзелү аркасында туган йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булган, һәм ярты миллионга якын квадрат километр мәйдандагы уңдырышлы җирләр һәм урманнар су астында калган. Конференциядә катнашучылар эре буалар ерылу куркынычы һәм аның нәтиҗәләре күпме югалтулар һәм җимерелүләргә китерергә мөмкинлеген бәяләргә чакырды.

Бөтендөнья буаларга каршы хәрәкәтнең башында, 1998 елда, бу көнне дөньяның 20дән артык илендә, шул исәптән Бразилия, Һиндстан, Таиланд, Австралия, Россия, Япония, АКШта 50дән артык протест чаралары узды.

Дөньяның 177 зур елгасы (озынлыгы 1 мең километрдан артык) арасыннан өчтән беренең генә дамбалар һәм башка корылмалары бар. 21 зур елга үз иркендә ага. Шулай ук Конго, Амазонка, Лена кебек бөек елгаларның  43 кушылдыгы ирекле агымда.

Елгаларда дамбалар төзелеше – планетабыз табигатен куркыныч астына куючы хәвефле тенденция. Шулай ук буалар ерылу куркынычы һәм аның нәтиҗәләре күпме югалтулар һәм җимерелүләргә китерергә мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Бүгенге көндә табигый агымлы елгаларның күбесе Азия, Көньяк һәм Төньяк Америкада. Австралия һәи Океаниядә алар өчәү, Ауропада исә, бары тик бер зур елга – Россиядәге Печора елгасы – чыганакларыннан алып диңгезгә кадәр ирекле агучы булып кала бирә. Бөтендөнья су форумы фаразлары буенча, дөньяның һәр дүртенче зур елгасы алдагы 15 елда идарә ителә башлаячак.

Әмма буаларга каршы хәрәкәт активистлары дөньяның төрле илләрендә буаларны бетерүгә ирешеп, үзләренең актив эшчәнлеген дәвам итә. Кайбер уңай нәтиҗәләргә ирешелде дә инде: АКШта ике 60 метрлы буа сүтелде, ә Швециядә биеклеге 15 метрдан арткан буалар төзүне тыючы канун кабул ителде.

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий:  http://www.calend.ru/holidays/0/0/1914/