1 март – Халыкара песиләр көне

КошкиЯзның беренче көне тагын бер бәйрәм – Халыкара Песиләр көне белән туры килгән. Әлеге бәйрәмгә «Кот и Пес» журналы редакциясе һәм Мәскәү песиләр музее нигез салды. Нәкъ менә алар 2004 елның 1 мартында яраткан дүрт аяклы дусларыбызга багышланган халыкара масштабта бәйрәм оештырырга тәкъдим итте һәм төрле илләрнең песи яратучы халкы аларга теләктәшлек белдерде, ел саен бу көнне билгеләп үтә башлады.

Әлеге бәйрәм бөтен дөнья буенча бәйрәм ителә һәм һәр илдә үзенчә билгеләп үтелә. Бигрәк тә Бөекбританиядә Халыкара песиләр көнен зурлап үткәрәләр. Англиядә песиләр ил өчен бик мөһим роль уйный, алар Британия музеенда кыйммәтле экспонатларны, шулай ук тонналаган орлыкны кимерүчеләрдән саклый.

Бу көнне барлык песиләрне котлап, аларны сыйлыйлар. Ә кайберләренә хуҗалары хәтта бәйрәм киемнәре тектерә, аларның өйләрен бизи.

Австралиядә дә песиләрне дәүләт иминлеге өчен тырыш хезмәтләре өчен хөрмәтлиләр. Күп еллар дәвамында азык-төлек складларын кимерүчеләрдән саклаучы һәр песигә гомерлек пенсия һәм ит, сөттән торган тиешле туклану рационы сыйфатында махсус премия расланган.

Кытайда әлеге бәйрәм хөрмәтенә песиләргә карата начарлык кылучылар өчен җәзаларны катгыйландырдылар. Хәзер йомшак дусларны кыерсытучыларга зур күләмдә штраф һәм хәтта 15 тәүлеккә иректән мәхрүм ителү яный.

Бик күп илләр бу көнне песиләр йөрер өчен махсус парклар ача. Песиләр өчен дизайнерлар кием коллекцияләре әзерли. Хуҗалары командировкага яисә сәяхәткә киткәндә калдырып торыр өчен махсус песиләр өчен кунакханәләр дә бар. Анда песиләр үзләрен бик яхшы хис итә, чөнки әлеге кунакханәләрдә  тәрбия һәм туклану бик яхшы.

Шунысы кызыклы, күп кенә халыклар, үз чиратында, әлеге җан ияләрен хөрмәтләү өчен үз милли көннәрен билгеләгән. Мәсәлән, АКШта песиләрне 29 октябрь көнне, Польшада – 17 февральдә, Япониядә 22 февральдә хөрмәтлиләр. Ә барлык милли Песиләр көннәре өчен нигез булып 8 августта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья песиләр көне тора.

 

Чыганак: Calend.ru. Календарь событий: http://www.calend.ru/holidays/0/0/1902/