2 февраль – Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көн

Болота

Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көнендә үткәрелүче чаралар җәмгыять һәм төрле илләрнең хөкүмәтләре игътибарын планетабызның тотрыклы үсештә торуында сулы-сазлыклы җирләрнең дә зур кыйммәткә ия булуына юнәлтә.

Нәкъ шушы көнне 1971 елда Рамсар шәһәрендә (Иран), барлык дөньяда тотрыклы үсешкә ирешү чарасы буларак, сулык-сазлык биләмәләрен саклау һәм рациональ файдалану максаты белән Сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция имзалана. Шул вакыттан бирле документ Рамсар конвенциясе атамасын йөртә.

1971 елда Рамсар конвенциясенә 18 дәүләт кул куя, ә 2000 елда алар 119 га җитә, хәзерге вакытта исә конвенциягә 169 дәүләт кушылган. Исемлеккә кертелгән Рамсар биләмәләренең гомуми саны – гомуми мәйданы 215 миллион гектар тәшкил итүче 2250 биләмә. Россия Федерациясе территориясендә 35 сулык-сазлык биләмәсе турында әйтелде, аларның мәйданы 10,7 миллион гектар тәшкил итә. Әлеге территориядә август аена 10 миллион тирәсе су кошы туплана, бу исә Россиядәге популяцияләрнең 12%ын тәшкил итә.

Рамсар конвенциясенең Перспективалы исемлегенә (халыкара әһәмияткә ия булган сулык-сазлык биләмәләренең “Яшерен исемлеге”) Татарстан Республикасының да түбәндәге сулык-сазлык биләмәләре кертелгән:

– Ык һәм Агыйдел елгаларының тамак өлешендәге Түбән Кама сусаклагычы,

– Болгар шәһәре тирәсендә Куйбышев сусаклагычы.

Чыганак: http://eco.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1117602.htm

Spelling error report

The following text will be sent to our editors: