29 гыйнвар – Бөтендөнья атом сугышына каршы мобилизация көне

Ядерный взрывБөтендөнья атом сугышына каршы мобилизация көне бөтен дөньяда атом кораллары булдыруда ярышны туктату, аларның санын киметү һәм әкренләп бетерү, атом сугышы куркынычын булдырмау максатыннан төзелгән Дели декларациясе кабул ителү көнендә билгеләп үтелә.

Дели декларациясе 1985 елның 29 гыйнварында Һиндстанның башкаласы Нью-Дели шәһәрендә берничә дәүләт һәм хөкүмәтнең – Һиндстан, Греция, Мексика, Аргентина, Танзания һәм Швеция башлыклары киңәшмәсендә кабул ителә. Әлеге илләр – документны беренче имзалаучылар. Нәкъ менә атом-төш кораллары һәм сугышлардан азат булу принциплары турындагы декларацияне кабул итү моментыннан башлана әлеге бәйрәмнең тарихы.

Шунысын истә тотарга кирәк, атом-төш шартлаулары нәтиҗәләре аерым бер илне генә түгел, ә бөтен планетаны һәлакәткә илтә. Чөнки хәзерге заманда да алардан саклану мөмкинлекләре бик чикле, ә шартлауның үзәгенә эләгүчеләрне гомумән коткару мөмкин түгел. Радиация табигатькә һәм кешеләр сәламәтлегенә, тормыш-яшәешенә кайтара алмаслык зыян салачак. Болар барысы да янгыннар һәм төрле эпидемияләргә, ачлык-ялангачлык һәм җинаятьчелеккә китерергә мөмкин… Радиациянең артык күләмдә булуы кешеләрдә рак авыруы артуга, яңа туган балаларда патологияләр килеп чыгуга, генетик мутацияләргә илтә. Ә зур масштаблы атом-төш сугышы нәтиҗәсендә климат һәлакәте килеп чыгачак һәм бу очракта Җир йөзендә кешеләр исән калыр дип күзалдына да китерергә авыр.

Хәзерге вакытта дөньяның күп илләрендә атом-төш кораллары бар, ә аларны куллану тыелган. Бу 1945 елгы күңелсез вакыйгалар белән бәйле: япон шәһәрләре Хиросима һәм Нагасакига ике бомба ташланып, бик күп кеше һәлак булды, ә әлеге вакыйгаларның нәтиҗәләре хәзер дә үзен сиздерә. Ул вакытларда бөтендөнья тарихында әлеге корал тәүге һәм соңгы тапкыр сугыш хәрәкәтләрендә кулланылуга карамастан,  алдагы барлык унъеллыкларда халыкара дипломатия һәм дәүләтләрнең сугышчан стратегиясе атом сугышы чыгу мөмкинлеге буенча эшләнүче планнарның көчле басымы астында торды. Ә атом-төш коралларының яңа төрләрен ясау бүгенге көндә дә күп дәүләтләр өчен атом куркынычы мәсьәләсен халыкара дипломатиядә актуаль темаларның берсе итеп калдыра.

Дөньяның ике зур державасы – СССР һәм АКШ – 1953 елда ук атмосферада атом-төш коралын сынап карау мораториясе турында килеште. Әмма Советлар Союзы янәдән 1961 елда сынаулар үткәрә башлады, ә бер елдан соң АКШ кереште. Шул вакытта 1963 елда коралсызландыру буенча БМО комиссиясе атмосферада, космик киңлектә һәм су астында атом-төш сынауларын тыю турында килешү әзерләде, аны БМО составына кергән 100 дән артык дәүләт, шул исәптән СССР һәм АКШ имзалады.

1968 елда атом коралларын таратмау турында килешү әзерләнде. Ул биш атом-төш державасыннан кала (Россия, АКШ, Бөекбритания, КНР һәм Франция), барлык башка илләргә үзләрендә атом-төш коралы тотуны тыя. 1990 нчы еллар урталарына аны биш держава да рәсмиләштерде, ә барлыгы 181 дәүләт имзалады. Килешүгә 13 ил кул куймады, шул исәптән, Израиль, Һиндстан, Пакыстан һәм Бразилия. 1995 елда бу килешү билгесез срокка кадәр озынайтылды.

Ләкин шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген атом коралларын таратмау режимы җимерелү чигендә тора. Атом державалары адресына коралсызландыру буенча вазифаларны үтәмәү турында шелтә белдерүләр ешайганнан-ешая. Мәсәлән, АКШ ракетага каршы оборона килешүеннән чыкты һәм атом-төш коралы әзерләүне дәвам итә. Өч атом державасы – Һиндстан, Пакыстан һәм Израиль – таратмау турындагы килешүне һаман да имзаламады, ә «өченче дөнья» илләре исә халыкара берләшмәдә шом тудыра һәм атом коралларын сатып алу мөмкинлеген дә тулысынча сызып атып булмый әлегә.

Чыганак: Сalend.ru. Календарь событий ( //www.calend.ru/holidays/0/0/3053/).