15 гыйнвар – Бөтенроссия кышлаучы кошлар көне

Кышын кошларны ашатыгыз!

 

Бу көн Россиядә язучы Евгений Носов истәлегенә, аның туган көнендә үткәрелә. Дусты А.Яшинның “Кышын кошлар ашатыгыз!” шигырен укыгач, Евгений Носов һәр көздә кошлар өчен җимлекләр элә башлаган, шәһәрдәшләрен дә шул эшкә җәлеп итү өчен шигырь язылган листовкалар ябыштырып йөргән.
«Кошларны ашатыгыз!» акциясе беренче тапкыр 2002–2003 елларда кышын Иркутск өлкәсендә уздырыла.  2003 елның гыйнварында әлеге акциягә язучының туган ягы булган Курск шәһәре дә кушыла.  Шул вакытта Россиянең Кошларны саклау берләшмәсе 15 гыйнварны – Евгений Носовның туган көнендә – Кышлаучы кошлар көне дип игълан итәргә һәм Россиянең экологик календарена кертергә тәкъдим итә.

Евгений Носов – язучы, фронтовик. Ул 2003 елның җәендә вафат була. Соңгы язган әсәрләренең берсе «Покормите птиц» хикәясе. Евгений Носовның кабере өстендә дә «Покормите птиц!» дигән язу куелган.

Акция 12 ноябрьдә башлана. Бу дата очраклы түгел. Халык календарендә бу көн православие динендәге изге Зиновий Синичник яки Песнәк көне дип билгеләп үтелә. Күзәтүләргә караганда, шушы вакытларда песнәкләр, тиздән булачак салкыннарны сизеп, урманнардан кеше яшәгән җирләргә күчеп киләләр, кешеләрдән ярдәм көтәләр. Бу көнне Зиновий-синичник дип атыйлар. Билгеле инде, бәйрәмнең төп герое – песнәк. Шул көннән башлап җимлекләр ясап элеп куя һәм кошларны ашата башлыйлар.

Кышын кошларны ашатырга кирәк. Бу хакта без бала чактан ук беләбез, әмма кышкы суыкларда ачлыктан күпме кошларның һәлак булуы турында күзалдына да китерә алмыйбыз. 

Тамагы тук кош җылысын иртәнгә кадәр саклый. Таң атуга ул ризык эзләп чыгып китә. Актив тормышка бик күп энергия тотыла, ә аны тутыру өчен ашарга кирәк, ризыкны кыска кышкы көннәрне кар һәм боз астыннан табып алу бик авыр алар өчен. Шунлыктан күчмә кошлар җылы якларга күчеп китә. Ә башкалары үз ояларында кышларга кала. Нәкъ менә җимлекләргә куелган ризыклар аларга кышны чыгарга ярдәм итә.

Кошларга җим салып, без берничә экологик мәсьәләне чишәбез. 

Моңа инану өчен әз генә санап алыйк:

Бер җимлек кыш буена 50гә якын песнәкне үлемнән коткара ала.

Бер песнәк сезон буена 10лап агачны корткычлардан саклап кала.

Бер кечкенә генә агач та өч кешегә җитәрлек кислород белән тәэмин итә.

Ә кошлар тарафыннан юкка чыгарылучы корткычлар саны күпме?!

Гадәттә песнәк җәйгә ике тапкыр 6-12шәр бала чыгара. Аларны 18 көн буена ашата, үстерә. Әле бу бер кош кына. Алар исә көтүләре белән безнең тирәдә яши һәм җәй-кыш бакчаларыбызны саклый.

Кошларны ашату – кешелек сыйфатларын күрсәтү һәм мәрхәмәтле булуның гади бер ысулы. Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр сез кошларны ашатырга тотынгансыз икән, бу эшне даими алып барырга, җим салып торырга кирәк. Шулай булмаганда ашатуга ияләнгән кошларны һәлак итәргә мөмкин.

«Кошларны ашатыгыз!» акциясендә катнашыгыз: өегез каршында җимлек элеп куегыз һәм канатлы дусларыгызны күзәтегез. Үкенмәссез!

Чыганаклар:

Птицы Среднего Поволжья: http://www.volgabirds.ru/news.php?readmore=38 

Воронежский государственный природный биосферный заповедник: http://www.zapovednik-vrn.ru/work/ekologprosv/events/feedthebirds/

Союз охраны птиц России: http://rbcu.ru/campaign/6422/