11 гыйнвар – Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне

БайкалРоссия Федерациясендә экологик оешмалар инициативасы белән билгеләп үтелүче рәсми бәйрәм. Тәүге тапкыр «Тыюлыклар һәм милли парклар көне» Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды башлангычы белән 1997 елда бәйрәм ителә башлады.

Россиядә әлеге вакыйга өчен нәкъ менә 11 гыйнварны сайлау да очраклы түгел – бу көнне 1916 елда Россиядә беренче дәүләт Баргузин тыюлыгы оештырыла. Ә махсус сакланучы табигый урыннар Рус дәүләтендә борынгы заманнарда ук булган – тыюлык урманнары, гореф-гадәт, йола үткәрү урыннары, князь һәм патшалар өчен тыюлыклар. Баргузин дәүләт табигый биосфера тыюлыгы Россиядә иң борынгылардан санала. Ул Иркутск генерал-губернаторы карары белән 1916 елның 17 маеннан гамәлгә куелган, ә 1917 елның 11 гыйнварында (29 декабрь, 1916) тыюлыкны булдыру хөкүмәт карары белән рәсмиләштерелә. Аның максаты баргузин кеше (соболь) популяциясен һәм Байкалда яшәүче башка хайваннарны саклау була.

1986 елда ЮНЕСКО карары белән Баргузин тыюлыгына биосфера тыюлыгы статусы бирелә, ул халыкара биосфера резерватлары челтәренә кертелә. Бүгенге көндә әлеге тыюлык «тыюлыклар сәйләне»нә караучы башка тыюлык һәм милли парклар (Баргузин, Байкал, Байкал-Ленск тыюлыгы,  Байкал арты милли паркы) белән бергә «Байкал күле» Бөтендөнья табигый мирасының бер өлеше булып тора. Тыюлыклар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының 80% төрлелек байлыгын саклый.

Россиядә 13 меңнән артык федераль, төбәк һәм җирле әһәмиятендәге махсус  сакланучы табигый урыннар бар. Диңгез акваториясен санамаганда, аларның гомуми мәйданы 195,5 млн гектар тәшкил итә яисә илебез территориясенең 11,4% ын алып тора.

Россия тыюлыклар системасының нигезен 103 тыюлык, 48 милли парк һәм 63 федераль әһәмияттәге  дәүләт табигый тыюлыгы тәшкил итә.

2015 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2017 елны Махсус сакланучы табигый территорияләр елы дип игълан итү турындагы Указны имзалады.

2016 елда биш яңа сакланучы территория булдыру планлаштырылды: Соловецк архипелагында тыюлык, Карелиядә “Ладожск шхерлары” милли паркы, Ульяновск өлкәсендә “Сенгилеевск таулары” милли паркы,  Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә “Васюганск” тыюлыгы, Новосибирск утрауларында федераль әһәмияттәге тыюлык.

Чыганак: Рус география җәмгыяте сайты материаллары буенча rgo.ru›ru/article/den-zapovednikov-i…parkov