Чаллы – дуслар каласы

Халыклар турында

Чаллы җирендә күпсанлы һәм азсанлы халыклар бар. Һәр халыкның үз дине, үз теле, үз йолалары, җырлары һәм әкиятләре. Аларны үз шәһәрләренә, төбәкләренә һәм үз илләренә мәхәббәт берләштерә!

Чаллыда 86 милләт вәкилләре яши. Аларның иң күбе татарлар – 242,3 мең кеше һәм руслар – 229,3 мең кеше. Башка милләтләр саны түбәндә тәкъдим ителә:
233, 8 мең кеше – татарлар;
230,3 мең кеше – руслар;
11, 5 мең кеше – чувашлар;
8, 9 мең кеше – украиннар;
7, 8 мең кеше – башкортлар;
3,4 мең кеше – марилар;
2,0 мең кеше – удмуртлар;
2,0 мең кеше – мордвалар;
34,1 мең кеше – башка милләтләр.

Оешмалар

Чаллыда 2000 елның 26 августында үз ишекләрен ачкан махсус муниципаль мәдәният учреждениесе «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты базасында 22 милли оешма эшли. Һәр җәмгыятьнең милли стильдә бизәлгән үз бүлмәсе бар.

«Чишмә»дә 13 милли бүлекчәне, 15 фольклор үзешчән ансамбльне берләштергән Якшәмбе мәктәбе эшли. Һәр ансамбльнең эшчәнлеге туган җәмгыяте белән тыгыз бәйләнгән. Шулардан «Карендәшләр» керәшен халык ансамблен, «Кавказ-Чаллы» фольклор ан­самблен, «Зардон» удмурт вокал ансамблен, «Чегесь» чуваш халык фольклор ансамблен, «Веснянка» украин фольклор ансамблен, «Апшерон» азәрбайҗан вокал-инструменталь ансамблен атарга була. Шәһәрнең мәгариф идарәсе ярдәме белән һәр пәнҗешәмбе Милли мәдәният үзәгендә мәктәп укучылары өчен өч яшь төркемендә «Радужное многоцветье» программасы уздырыла: барлык милли бүлмәләр буенча танып белү экс­курсиясе фольклор коллективлар чыгыш ясый торган концертлар залында тәмамлана, халыклар дуслыгы турында әңгәмә алып барыла. Уку елы азагында программа нәтиҗәләре буенча «Минем күпмилләтле калам», «Минем нәселнең тормыш агачы», «Минем гаиләмдә гореф-гадәтләр», «Этно-мәдәният: шәһәр киңлегендә яңарыш һәм үсеш» темаларына рәсемнәр, рефератлар, иншалар бәйгеләре уздырыла.

«Чишмә»нең тагын бер мөһим юнәлеше — милли җәмгыятьләрнең үз тарихи ватаннары белән тыгыз элемтәдә торуы. Милли мәдәният үзәгенә Мари Эл, Удмуртия, Башкортостан, Чувашстан, Мордовия, Таҗикстаннан рәсми вәкилләр һәм иҗади коллективлар килгәне бар. 

Чыганак: Татарстан многонациональный: специальный выпуск журнала «Наш дом – Татарстан». – 2-е изд. доп. и перераб,  2015. – С. 40.

 

1. Чаллы шәһәренең «Азәрбайҗан» мәдәни-икътисади үзәге
Чаллы шәһәре азәрбайҗан җәмгыятенең мактанырлыгы бар. Чаллыда ике мең азәрбайҗан кешесе яши. 25 ел элек үз мәдәниятләрен кайнар сөюче активистлар үз җәмгыятьләрен булдырды. Үз интервьюларының берсендә оешма җитәкчесе Гасан Мамедов менә нәрсә сөйли: «Мин Чаллыда 1972 елдан бирле. Монда җибәргәндә, азәрбайҗан җитәкчелеге безгә: «Без сезне комсомол юлламасы белән гасыр төзелешенә җибәрәбез, сез анда ватаныбызның лаеклы вәкилләре булуыгызны күрсәтергә тиеш. Сезгә карап халкыбыз турында фикер йөртәчәкләр», – диде. Без үзебезне лаеклы тотарга тырыштык. Аннан соң авыр үзгәртеп кору чорлары башланды, милләтара каршылыклар кызганнан-кызды. Безгә үзебезне үзебезгә кайгыртырга туры килде. Һәм менә шунда безнең кызыксынулар ул вакытта Чаллы мэриясе сәясәте белән туры килде. Шәһәр хакимияте азәрбайҗан җәмгыяте булдыру турындагы идеябезгә теләктәшлек белдерде».
«Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында азәрбайҗан оешмасын башлап йөрүче, үзенчәлекле һәм җитди буларак беләләр. Ел саен уздырылучы «Доброе братство – лучшее богатство» фестивале, Милли спартакиада, «Милли курчак», «Мәхәббәт хакына» бәйгеләре алар катнашыннан башка үтми. Азәрбайҗан мәдәнияте, Корбан бәйрәме, Нәүрүзләр һәр елны зур колач белән уза.  
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең «Азәрбайҗан» мәдәни-икътисади үзәге җитәкчесеМамедов Гасан Самедович
Телефон: 8-917-872-65-33

2. Чаллы шәһәренең әрмән оешмасы
Чаллыда Әрмән милли җәмгыяте 1990 елдан бирле эшли. 1991 елның октябреннән Әрмән якшәмбе мәктәбе үз эшен алып бара. Мәктәп укытучылары максат итеп әрмән телен уөрәнүне, сөйләм теле күнекмәләрен булдыру һәм үстерүне, туган як турында күзаллаулар формалаштыруны, әрмән халкының фольклор мирасы, теле һәм Әрмәнстан мәдәнияте белән таныштыруны максат итеп куя. 
Әрмәнчә исәнләшергә, «зинһар өчен» яки «рәхмәт» дип әйтергә, аерым ил буларак Әрмәнстанның үзенчәлекле яклары турында балаларга укытучылары Шушаник Устян һәм Нана Вардуи өйрәтә.
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәре әрмән оешмасы рәисе – Месроп Андроникович Чахоян
Чаллы шәһәре әрмән оешмасы җитәкчесе: Котанджян Арташ Левонович
Телефон: 8-917-398-05-77

Чыганак:http://ru.hayazg.info/Армянская_национальная_община_(Набережные_Челны,_Татарстан,_РФ)

3. Чаллы шәһәренең «Шонкар» башкорт җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы
Татарстанның 46% башкорт кешесе Чаллыда яши. «Шонкар» милли-мәдәни автономиясе – Чаллыдагы иң беренче милли берләшмәләрнең берсе. 1992 елда башкортлар җыелышында  оешма булдыру турында карар кабул ителә. Аның беренче рәисе итеп Рамил Мурзагулов билгеләнә.
2009 елдан 2017 елның октябренә кадәр җәмгыять белән Миндулла Аменов җитәкчелек итә. Милли-мәдәни автономия оешу белән бергә беренче башкорт якшәмбе мәктәбе барлыкка килә. Аны Әлниса Алдырханова җитәкли. Бүгенге көндә башкорт җәмгыятенең якшәмбе мәктәбе җитәкчесе – Айгөл Баләгетдинова.
Шулай ук өлкән буын һәм яшьләрне берләштерүче «Ак эсэйлэр» клубы барлыкка килде. Клуб әгъзалары – җәмгыятьнең тәүге активистлары – балаларны башкорт халык мәдәнияте белән таныштыра. Әлеге эшнең нәтиҗәсе дип мөнәҗәтләр башкаруны атарга була. Шулай ук җәмгыять каршында гарәп телен өйрәнү һәм Коръән уку серләренә төшендерү серләре ачылды. 
«Гөлнәзирә» башкорт халык ансамбле — «Шонкар» автономиясенең иҗади горурлыгы. Ансамбль репертуарында башкорт халык һәм автор җырлары, биюләр һәм милли йолаларның театральләштерелгән тамашалары. Шәһәркүләм һәм республика бәйрәмнәре әлеге артистлар чыгышыннан башка узмый. «Гөлнәзирә»не бөтен ил буенча узучы эре башкорт чараларына  чыгыш ясарга чакыралар.
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең «Шонкар» башкорт җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Йосыпова Рамилә Рамазан кызы
Телефон: 8-917-277-21-20

Чыганак: http://rodnik.addnt.ru/chetvert-veka-v-chelnakh-sushhestvuet-bash/

4. Чаллы шәһәре грузин җәмгыяте
Җитәкчесе: Джибладзе Гоча Валикоевич

5. «Чаллы шәһәренең еврей милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы
Еврей җәмгыяте 2001 елда теркәлгән. Даими рәвештә Шаббатлар үткәрелә, еврей бәйрәмнәре билгеләп үтелә, Еврей мәдәнияте көннәре оештырыла. Чаллыдагы җәмгыять Россиядәге башка еврей җәмгыятьләре, шулай ук башка конфессия вәкилләре белән элемтәдә тора. 
Җәмгыять каршында ял көне мәктәбе, китапханә эшли. Аның вәкилләре Казанда, Мәскәүдә төбәк семинарларында, шәһәр һәм республика фестиваль һәм бәйгеләрендә катнаша.
Җәмгыять күрсәтә торган гуманитар ярдәм: календарьлар, Ханукаль һәм Пурим җыелмаларын, Песах бәйрәме алдыннан мацалар (икмәк) тарату. 
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
«Чаллы шәһәренең еврей милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Колоднер Леонид Исакович
Телефон: 8(8552) 44-34-89, 8-965-615-47-94
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. 

6. «Чаллы шәһәр керәшен җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы

1991 елның көзендә беренче очрашулар, Чаллыда керәшен җәмгыяте оештыру һәм фольклор ансамбле булдыру буенча консультацияләр узды. 1991 елның 25 ноябрендә җыелыш тарафыннан җәмгыятьнең уставы кабул ителде һәм беренче идарә сайланды, аның составына Антонов Н.П., Фёдоров М.Г., Храмов Н.А., Филимонов А.М., Ямаш Игәнәй, Назаров В.И., Агапов В.В., Умнов В.П. керде, ә рәис итеп Асанова Анна Прохоровна сайланды. 1992 елның мартында «Чаллы керәшен этнографик мәдәни-агарту җәмгыяте» исеме астында оешма рәсми теркәлү узды. 
Җәмгыять эшенең беренче еллары куелган бурычларны тормышка ашыру юлларын һәм ысулларын эзләүгә юнәлдерелде. Җәмгыять акрынлык белән, әмма, ныгып һәм бәһасез тәҗрибә туплап, дөрес юлдан алга барды. Оешманың икенче җитәкчесе итеп Ипеева Райчка Дмитриевна сайланды. Ул җәмгыять белән 1993 елның 27 ноябреннән 1995 елның 11 февраленә кадәр җитәкчелек итте. Аннан соң җитәкче итеп Филимонов Александр Михайлович билгеләнде. Аның җитәкчелег астында җәмгыять 1995 елның 12 февраленнән 13 декабренә кадәр эшләде. 
1995 елның 14 декабреннән оешма җитәкчесе итеп Ипеев Николай Петрович сайланды, ә ансамбль белән Райчка Дмитриевна Ипеева җитәкчелек итте, алар 1996 елдан 2009 елга кадәр эшләде. Удмуртия һәм Башкортстан керәшен оешмалары белән тыгыз элемтәләр булдырылды. Әлеге җәмгыятьләр арасында түгәрәк өстәлләр һәм очрашулар үткәрелде. Җәмгыятьне һәм ансамбльне таный һәм ихтирам итә башладылар һәм алар һәрвакыт шәһәр, республиканың милли хәрәкәтендә алдынгы урыннарда булды.  
Төрле елларда идарә составында Логинов Н.С., Абрамов В.В., Заһидуллина С.М., Шабалин А.Н, Касакин В.А., Гарнышев Ю.А. Умнов В.П. булды.
2009 елның июненнән җәмгыять белән Агапов Виталий Васильевич җитәкчелек итә. Җәмгыятьнең аның җитәкчелегендәге эшен «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында булдырылган керәшен көнкүреше музеенда, ягъни керәшеннәр үзләре атаганча  «Керәшен җортында» үз күзләрең белән күрергә ки үз кулларың белән тотып карарга мөмкин. 
Бүгенге көндә Чаллы шәһәре керәшен җәмгыяте каршында «Карендәшләр» халык ансамбле (Сородичи), «Җанагай» яшьләр ансамбле, һәм шулай ук «Ложкари» халык кораллары ансамбле эшли. Шәһәрнең якшәмбе мәктәпләре арасында югары урын биләүче керәшен якшәмбе мәктәбе актив эш алып бара. 
Мәдәният, керәшен йолалары һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар бик күп уздырыла. Ике керәшен бәйрәме «Нардуган» һәм «Питрау» Чаллы шәһәренең милли мәдәниятен үстерү программасына кертелгән. 
Җәмгыять Россия Федерациясе буенча керәшеннәр күпләп яши торган урыннарны ачыклау, алар белән элемтәдә тору буенча зур эш башкара. 
Алда әйтелгән бәйрәмнәрдән тыш шәһәр һәм республика халкы өчен җәмгыять Россия дәрәҗәсендә чаралар да оештыра. Шуларның берсе – «Керәшеннәр җырыу әйтә» проекты.
«Чаллы керәшен яшьләре» исеме астында җәмгыятьнең яшьләре оешма тормышында катнашуга яшьләрне җәлеп итү буенча актив эш алып бара. Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан керәшен яшьләрен җыеп, очрашулар, этнодискотекалар уздырыла. 

Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
«Чаллы шәһәр керәшен җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе – Агапов Виталий Васильевич.
Телефон: 8 960 085-16-61

Чыганак: http://okchelny.ru/

7. Чаллы шәһәренең «Ариран» корея җәмгыяте 

«Ариран» җәмгыяте Чаллыда якынча 20 ел эшли. Шул вакыт эчендә аның тарихында төрле вакыйгалар булды. Корея җәмгыяте активистлары составында – туган мәдәниятләрен сөючеләр. Оешма эшендә актив катнашучыларның берсе – Альбина Мухамитова – «KClub» корея теле һәм мәдәнияте клубы җитәкчесе. Үз халкының мәдәнияте белән кызыксыну аны үзлектән корея телен өйрәнүгә китергән, ул Кореяга курсларга барып кайта, Казанда Халыклар дуслыгы йорты каршында корея теле клубын оештыруда актив башлап йөрүче була һәм хәзер Чаллыда тел мәктәбе белән уңышлы гына җитәкчелек итә. «Ариран» – чынлап та гаиләне хәтерләтүче җәмгыять. Аның эшчәнлегенә аерым кешеләр генә түгел, ә бөтен бер гаиләләр көч куя. 
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
Чаллы шәһәренең «Ариран» корея җәмгыяте җитәкчесе: Ли Александр Владимирович
Телефон: 8-937-582-82-55
Украинец – свой среди корейцев // Наш – дом Татарстан. – 2018. – № 2.
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде 

8. «Лезгияр» Татарстанда лезгиннар» төбәк иҗтимагый оешмасы 

Гигант завод төзелеше турында бөтенсоюз күләмендә өндәүгә элекке союзның күп республикалары теләктәшлек белдерә, Чаллыга төзелештә катнашырга теләге булган Дагстан лезгиннары да килә. Ул вакытта кешеләрне бер максат – завод төзү берләштергән.  
Төзелеш чоры уза, һәм 1982-1989 елларда лезгиннарның кайберләре җәмгыять оештыру идеясе турында уйлана башлый, чөнки күбесенең Чаллыда балалары туа, үсә. Аларны һәм яшьләрне милли гореф-гадәтләр, тел, халык тарихы белән таныштырырга кирәк була. Кызганыч, ул вакытта әлеге идеяне беркем дә җитди кабул итми. 
Лезгиннар җәмгыяте барлыкка килүнең икенче этабы 1996 елның августында башлана, бер лезгин гаиләсе ярдәмгә мохтаҗ булу этәрә моңа. Шул хәлләрдән соң якташлар янәдән юридик тармак буларак җәмгыять булдыру һәм аны рәсмиләштерү белән шөгыльләнә башлый. 
Лезгин җәмгыяте «Лезгияр» иҗтимагый оешмасы буларак түбәндәге максатларда оештырыла:
– Гражданнарның – оешма әгъзаларының гражданлык, социаль, мәдәни, сәяси һәм башка хокукларын яклау һәм тормышка ашыруда булышу;
– Лезгин телен, мәдәниятен, лезгин халкының тарихын өйрәнү өчен шартлар тудыру;
– Матди хәле начар булган гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз пенсионерларга – Оешма әгъзаларына социаль, юридик ярдәм һәм хәйрия хезмәтләре күрсәтү;
– Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләр территорияләрендәге төрле милли оешмалар белән мәдәни элемтә булдыру, аны ныгыту һәм киңәйтү.
Бүгенге көндә 33 нче урта мәктәп бинасында лезгин якшәмбе мәктәбе уңышлы эшли, анда балалар туган телләрен өйрәнә, ә ата-аналар бу вакытта спортзалда ял вакытын үткәрә. 
Лезгин җәмгыяте барлык шәһәркүләм чараларда – Сабантуй, Республика көне бәйрәмнәре, ел саен уздырылучы «Доброе братство – лучшее богатство» милли оешмалар фестивалендә актив катнаша.  Шул вакыт эчендә бик күп матур чаралар үткәрелгән. Лезгин җәмгыятендә һәр елны «Нәүрүз», «Корбан» традицион милли бәйрәмнәре уздырыла, аларда бар лезгин диаспорасы катнаша. 
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
«Лезгияр» лезгин җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Сөләйманов Фируддин Шахбалаевич 
Телефон: 8-917-256-45-45

Чыганак: http://dag.addnt.ru/structure/
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.  

9. «Чаллы шәһәренең мари милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы 

2015 елның февралендә «Чаллы шәһәренең мари милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы оештырыла һәм теркәлә. Идарә рәисе итеп Закирова Т.П. сайлана. 2010 елгы халык саны алу мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында – мари милләтеннән булган 18848 кеше, ә Чаллыда 3408 мари яши. 
Чаллыда җәмгыять төзелү тарихы 1990 елның октябрендә «Марий сем» фольклор ансамбле оешудан башлана. Аның беренче җитәкчесе Шабалин Леонид Васильевич, җәмгыятьнең рәисе Бабиков Роберт Александрович була. Җәмгыять үз эшчәнлеге дәверендә шәһәрнең этномәдәнияте үсешенә зур өлеш кертә. Коллективның төп бурычлары: мари халкының туган телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын  саклау һәм үстерү, мари милли фольклорын үстерү, милли киемнәрне саклау, «У ий», «Шорыкйол», «Ӱарня», «Кугече», «Семык», «Пеледыш пайрем», «Марий талешке кече», «Сенымаш кече» кебек мари милли бәйрәмнәрендә катнашу һәм аларны үткәрү; шәһәр һәм республика бәйрәмнәрендә катнашу. Шәһәрдә яшәүче мари халкы өчен җәмгыять танылган кешеләр һәм иҗади төркемнәр белән очрашулар уздыра. 

«ЭрВИЙ» мари мәдәнияте клубы – күп кенә шәһәр чараларының актив катнашучысы, Чаллы шәһәре мариларының милли-мәдәни автономиясе составына керә. Клубта 6 дан алып 12 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Мари халык һәм заманча биюләр өйрәнелә, үз театрлары бар. Яшьләр төркеме дә бар, анда биюләрдән кала вокал белән дә шөгыльләнәләр. Клубның җитәкчесе Е.А.Селезнова, музыкаль җитәкчесе М.Г.Галимуллин.
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
«Чаллы шәһәренең мари милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Закирова Татьяна Плехановна 
Телефон:
8-927-473-00-36
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. 

10. Чаллы шәһәренең «Истоки» милли-мәдәни немец җәмгыяте 

Җәмгыятькә – 25 ел, ул Чаллыда яшәүче этник немецларны берләштерә. Берләшмәне тәкъдим итүче «Inspiration» иҗади коллективы шәһәр исемен төбәк һәм халыкара бәйгеләрдә яклый. 
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
Чаллы шәһәренең «Истоки» милли-мәдәни немец җәмгыяте  җитәкчесе: Мерзлякова Нина Федоровна
Телефон: 8-917-396-52-68
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде. 

11. Чаллы шәһәренең таҗик җәмгыяте
Таҗикстан кешеләренең күбесе Чаллыга 90 нчы елларда, ватаннарында гражданнар сугышы башлангач, күченеп килә. Беренче күчеп килгән кешеләр, элекке ватандашларына монда килеп урнашырга һәм тормышларын җайлап җибәрергә җиңелрәк булсын өчен, 1996 елда җәмгыять булдыра. Оештыручыларның берсе – хирург Заирхон Кәримов. Бүгенге көндә Чаллыда меңләп таҗик кешесе яши. Ә җәен, Чаллыга таҗикстанлылар вакытлыча эшкә килгәндә, җәмгыять икеләтә зурая.  
Чаллыдагы таҗик оешмасы 20 елдан артык эшли. Ул төрле һөнәр ияләрен һәм таҗик милләтендәге төрле социаль катлам кешеләрен берләштерә. Таҗиклар җәмгыятендә үзләренең Аксакаллар шурасы уңышлы гына эшләп килә. Яшьләр һәм урта буын аксакалларның җитди игътибары астында яши. 
Таҗик җәмгыяте ярдәмендә Чаллыда Казан мигрантларга ярдәм итү үзәгенең филиалы булдырылган. Аның белән Закиржан Кулулович Садиков җитәкчелек итә. Анда шәһәрдә яшәү һәм эшләү кагыйдәләре буенча мигрантларда туган билгеле бер сораулар буенча фикер алышалар. Эшкә урнашу, вакытлыча яшәү һәм тору урыны алу, шулай ук Россия гражданлыгына ия булу мәсьәләләре буенча зур булышлык күрсәтелә. Шулай ук эшкә рөхсәт алу өчен документларны тутыру, күчерү һәм рәсмиләштерү хезмәтләре күрсәтелә.  
Таҗик җәмгыяте ел саен 32 нче мәхәллә мәчете белән берлектә «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты базасында мөселманнарның «Ураза» һәм «Корбан» бәйрәмнәрен үткәрә. Инде гадәткә кергән хәйрия төшке ашларына 500 дән артык кеше җыела. Бу көнне Дуслык йорты чәйханәсе ишекләре барлык милли оешмалар вәкилләре һәм якын-тирә микрорайоннарында яшәүчеләр өчен ачык. Милли туйлар, Исем кушу бәйрәмнәре, милли көрәш буенча «Куштин-гери» ярышлары уздырыла. Язгы бәйрәм Нәүрүз вакытында бәйрәм чарасында катнашу һәм бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу өчен, кунакка башка шәһәрләрдән таҗик диаспоралары вәкилләре килә. Болар барысы да диаспора әгъзалары өчен социаль иминлек атмосферасы булдыра, гадәтләнгән йолалар дөньясына алып кереп китә, гаилә гореф-гадәтләрен саклауда булыша.  
Җәмгыятьтә таҗик диаспорасы очрашулары оештырыла, аларда Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый хәле буенча сораулар ачыклана. Оешма паспорт-виза хезмәте һәм Россиядә чит ил кешеләренең яшәү тәртибе буенча миграция хезмәте вәкилләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мондый очрашулар кварталга бер тапкыр оештырыла.

Оешма Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы булып тора. 
әмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли.
Чаллы шәһәренең таҗик җәмгыяте җитәкчесе:
Кәримов Заирхон Мозафарович
Телефон: 8-960-059-54-72
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

12. Чаллы шәһәренең «Зардон» удмурт милли-мәдәни җәмгыяте 
Җитәкчесе: Билык Валентина Михайловна

13. «Чаллы шәһәренең украин милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы
Җитәкчесе: Мазур Лариса Эдвартовна

14. «Нейсо» чечен җәмгыяте
Җитәкчесе: Исраилов Хизир Ахмедович

15. Чаллы шәһәренең җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе
Чаллы шәһәренең чуваш милли-мәдәни җәмгыяте 1991 елның 21 маенда оештырыла. 
Төп бурычлары:
– Чуваш гаиләләренең үсеп килүче буынын тәрбияләү;
– Шәһәрдә һәм аннан читтә яшәүче чувашларны берләштерү;
– Чуваш телен һәм әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү.
Җәмгыять туган тарихны, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны пропагандалау, чуваш телен өйрәнү буенча актив эш алып бара.
Җәмгыять базасында якшәмбе мәктәбе ачылган һәм «Чекес» ансамбле оештырылган.   

Оешма Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе: Павлов Александр Николаевич
Телефон: 8-917-275-04-78
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

16. «Чаллы шәһәренең осетин милли-мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый җәмгыяте
Җитәкчесе: Гульдиева Татьяна Петровна

17. Чаллы шәһәренең җирле үзбәк милли-мәдәни автономиясе
Җитәкчесе: Хаҗимуратов Шерали Дадаевич

18. «Чаллы шәһәренең «Казахстан Нуры» милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый җәмгыяте 
Чаллыда ун елдан артык казах җәмгыяте эшләп килә. Җәмгыять теркәлү, эшкә урнашу вакытында ватандашларына ярдәм күрсәтә. Чаллыда казахлар саны 500дән артык исәпләнә.  
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
«Чаллы шәһәренең «Казахстан Нуры» милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе: Шамбазова Дамис Мусаевна
Телефон: 8-919-644-55-56
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

19. Чаллы шәһәренең мордва җәмгыяте

2006 елда Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йортында актив, хезмәт сөючән һәм кунакчыл мордва җәмгыяте барлыкка килә. «Моро» милли фольклор ансамбле оештырыла, ул беренче көннәреннән үк тамашачылар йөрәген яулый. Мордва җәмгыяте рәисе Николай Фёдорович Буравов Чаллыда яшәүче үз халкының актив һәм битараф булмаган вәкилләрен җыя башлый. 
Бүгенге көндә мордва җәмгыяте – иң актив һәм энергиялеләренең берсе. «Моро» ансамбле өч ел эшләү дәверендә беренче тапкыр «халык» исемен ала һәм үз иҗаты белән бүген дә куандыруын һәм сокландыруын дәвам итә.  
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең мордва җәмгыяте җитәкчеләре: Буравов Николай Федорович, Буравов Дмитрий Николаевич
Телефон 8-917-398-13-06, 8-917-398-31-07
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

20. «Чаллы шәһәренең Чаллы рус җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы
«Чаллы рус җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы халыкның үзенчәлеген саклау, тел үсеше, мәгариф, милли мәдәният мәсьәләләрен үзлектән чишү максатларында аларның ирекле рәвештә оештырылган җәмгыятьләре нигезендә булдырылган иҗтимагый берләшмә әгъзалыгына нигезләнгән. 
Җәмгыять эшчәнлегенең төп принциплары: канунчылыкны саклау, гражданнарның ирекле рәвештә  үзләрен русларның этник бергәлегенә керергә теләк белдерүе, үзоешу һәм үзидарә, җәмгыять инициативасы белән дәүләт теләктәшлегенең туры килүе, телне, мәдәниятне, төрле этник бердәмлек гражданнарының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын ихтирам итү. 
Оешма шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә уку-укыту һәм тәрбия бирү эшен рус теле һәм рус мәдәнияте традицияләрендә оештыру һәм үткәрүдә булышлык итә, үзешчән сәнгать түгәрәкләре, драматик, хор һәм эстрада студияләре, музыкаль оркестрлар һәм ансамбльләр оештыра, музейлар, китапханәләр, газета һәм журнал редакцияләре, радио, телевидение, киностудияләр белән хезмәттәшлек итә, фән һәм мәдәният әһелләре белә иҗади очрашулар уздыра, сәнгать күргәзмәләре оештыра, тамашалар уздыра һ.б. 
«Чаллы шәһәренең Чаллы рус җәмгыяте» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Рябов Анатолий Николаевич
Адрес: 423822. Татарстан Республикасы, Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 5 нче йорт. Чаллы шәһәренең «Чишмә» халык мәдәнияте үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе.

Чыганак: http://русскоеобщество.рф
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

21. Чаллы шәһәренең кыргыз җирле иҗтимагый оешмасы
2017 елда Чаллыда кыргыз җәмгыяте оеша. Аның эшендә нигездә 18-23 яшьләр тирәсендәге яшь кешеләр катнаша, алар барысы да Чаллы уку йортлары студентлары. Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең кыргыз җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Султанова Зерен Бакытовна
Телефон: 8-906-117-46-96
Текстны Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре әзерләде.

22. Чаллы шәһәренең «Дагыстан халыклары берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы

2018 елның гыйнварында Халыклар Дуслыгы йортында автокалада яшәүче Дагыстан халыклары вәкилләренең уртак утырышы узды. Анда Дагыстанның Татарстандагы тулы вәкаләтле вәкиле, «Дагыстан халыклары берләшмәсе» республика милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Магомед Муслимов катнашты.

«Татарстан җирендә дагыстан мәдәниятен саклап калу, аның үсеше өчен көч кую мөһим. Якшәмбе мәктәпләре булдырырга, җәмгыять даирәсендә милли бәйрәмнәр уздырырга кирәк. Без үз ватаныбызның бер кисәге. Һәм безнең балалар һәм оныклар милли тамырларга катнашы булганлыгын тойсын өчен барысын да эшләргә тиешбез», – дип ассызыклый Шамил Газиев.
Шулай итеп Чаллыда 2018 елда дагыстан җәмгыяте барлыкка килә. Руководителем челнинского отделения республиканской национально-культурной автономии «Дагыстан халыклары берләшмәсе» республика милли-мәдәни автономиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Айдимир Абдурахманов билгеләнә.
Җәмгыять Чаллы шәһәре «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты базасында эшли. 
Чаллы шәһәренең «Дагыстан халыклары берләшмәсе» җирле иҗтимагый оешмасы җитәкчесе: Ахмедханов Тимур Ахмедбегович 
Телефон: 8-927-411-11-16

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/culture/27-01-2018/v-naberezhnyh-chelnah-poyavilas-dagestanskaya-obschina-5539121