ҖИҢҮ КӨНЕ

2024 елда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп үтә. Без 9 майны безнең белән бергә үткәрергә тәкъдим итәбез!

Сугыш турында фильмнар

Икенче Бөтендөнья сугышы — СССР һәм дөньяның башка илләре тарихында иң фаҗигале битләрнең берсе. Аның вакыйгалары, әлбәттә, совет кино сәнгатендә дә чагылыш тапкан. Режиссерлар әдәби әсәрләр һәм оригинал сценарийлар буенча фильмнар төшергән, гомуми иминлек һәм шәхси бәхет, батырлык һәм куркаклык мәсьәләләрен күтәргән. Еш кына кайберләрен артык дөреслекне ачып салган өчен күрсәтү тыелган. Күп режиссерлар  гади кеше язмышларына, һәр кеше тормышындагы авырлыклар, югалтулар һәм фаҗигаләргә басым ясый. Без сезнең игътибарга Икенче Бөтендөнья сугышы елларын яктырткан иң тетрәндергеч фильмнарны тупладык. 

 

 

Шигырьләр

Күп кенә совет шагыйрьләре сугыш юлын үткән һәм шигырьләрендә үзләре кичергәннәрне чагылдырган. Фронтовик язучыларның әсәрләрен укыгыз. 

Сугыш фотоларда

«Известия» мультимедиалы мәгълүмат үзәге аклы-каралы фронт фотоларыннан виртуаль галерея җыйды. Бу фотосурәтләрне сугышның төрле елларында «Известия» газетасы корреспондентлары төшергән. Алар фронтка якын авылдда яшәүче кешеләрне, сугыш һәм ял вакытында солдатларны, Мәскәүдә Җиңү салютын һәм Берлинда Рейхстаг өстендә Кызыл байракны төшереп алган. 

война1
война2
война3
война4
война5
война6
война7
война8
война9
война10

 

Шәһәр китапханәләрендә узачак чаралар афишасы

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.