Зимфира Нәсыйх кызы ИСЛАМОВА

Шагыйрь, прозаик.

1958 елның 1 маенда Башкортстан республикасының Бакалы районында туа.  Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Бирск дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Ул Михайловка авылында математика, физика һәм немец теле укытучысы булып эшли. 1986 елдан Чаллы каласында яши. 1992 елдан 37 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 2003-2006 нчы елларда Чаллы шәһәренең Өзлексез педагогик белем бирү институтында икенче югары белем ала.  

Дүрт китап авторы. Аның әсәрләре «Сөмбел», «Ләйсән», «Гөлең» тәхәллүсләре астында дөнья күрә. 2003 елдан бирле «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2018).