Җамалетдинова Фирүзә Ислам кызы

Шагыйрь, прозаик, публицист

Җамалетдинова Фирүзә Ислам кызы 1960 елның 28 мартында ТАССРның Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа.

Яр Чаллы шәһәренә күчеп килгәннән соң, Алабуга педагогия институтының Яр Чаллы филиалында, урта мәктәптә укыта, «Таң йолдызы» газетасында,  «Мәйдан» журналында бүлек мөхәррире булып эшли. 2006 елдан алып Казанда – «Ватаным Татарстан» газетасының редакторы. Аннан соң «Казан утлары» журналында шигърият бүлеген алып бара.

«Яшен күзләре» («Глаза молнии», 2002), «Уйлы җил» («Задумчивый ветер», 2002), «Толымлы ай» («Луна с косичками», 2004) һәм башка китаплар авторы. «В память 1000-летия Казани» медале белән бүләкләнгән. 

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.