Роберт Ясәвиев

Шагыйрь, прозаик, журналист, композитор

Ясәвиев Роберт Латыйп улы  1947 елның 8 апрелендә Бондюг (Менделеевск) районы Песәй авылында туа.

Казан төзелеш техникумын тәмамлаганнан соң, Башкортостанда, Менделеевск шәһәрләрендә эшли.

Шушы хезмәте дәверендә иҗат та читтә калмый. Роберт Латыйп улы Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый.

Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә редактор, редактор урынбасары вазифаларын башкара.

Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы, журналистлар берлеге әгъзасы (СССР, ТР), Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Биш шигъри җыентык авторы: «Бежит волна», «Белый вальс», «Грани», «Полевые цветы», «Своей дорогой» (2015) һәм «Серебряное слово» романы авторы.