Ткачук Людмила Алексеевна

Шагыйрә

1951 елның 26 сентябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа. Мәктәп елларыннан ук инде Людмила Алексеевна үзешчән сәнгатьтә автив катнаша, эстрада һәм халык җырларын башкарырга ярата.

Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәният-агарту училищесына «клуб хезмәткәре,  хор дирижёры» белгечлеге буенча укырга керә.

1971 елны, кияүгә чыгып, Сургут шәһәренә китеп бара. Анда ул Сургут Рыбокомбинатының мәдәният йорты мөдире булып эшли. Шул ук вакытта укуын Тобольск культура-агарту училищесында дәвам итә.

1975 елдан 1984 елга кадәр Людмила Алексеевна Яр Чаллы шәһәрендә сәнгать җитәкчесе булып эшли һәм ПУАТның бишенче санлы Автохуҗалыгында Кызыл Почмакны җитәкли.

Бер елдан соң, Людмила Алексеевнаны комсомол оешмасының секретаре итеп сайлыйлар һәм ул 8 ел дәвамында автотранспотчыларның алыштырмас яшь әйдәп баручысына әверелә.

Соңрак ул Чаллыда беренче «Чулпан» кинотеатрының администраторы.

Чаллы шагыйрьләренең шигырьләренә 250дән артык җыр иҗат итә, ул җырларны үзе үк башкара да.

«Город, в котором живу, город, который люблю» (2011) китабы авторы.