Тимофеева Лидия

Шагыйрь

Тимофеева Лидия 1949 елда Татарстанның Октябрьск районы Нурлат станциясендә туа.

Мәктәптә вакытта ук инде җәмәгать эшләрендә бик актив катнаша. Беренче сыйныфта укыганда шигърият белән кызыксына башлый.

Чистай педагогия училищесын кызыл диплом белән тәмамлый.

1972 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә һәм УЖКХ КАМАЗга лифтлар цехына эшкә урнаша. 1973 елда Яр Чаллы шәһәр Советына депутат итеп сайлана.

«Филькина грамота», «По душам поговорим» (2007) китаплары авторы.