Язучы, тарихчы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләге иясе
1982 елда В. Имамов Чаллы шәһәренә күченә. Төрле эшләрдә эшли: мәктәптә тарих фәнен укыта, КАМАЗның пресс-рам заводында мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер вазифаларын башкара. 1990 елдан, «КАМАЗ» типографиясе базасында газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир булып эшли. Шул үк вакытта, 1997 елның языннан бирле, ул Чаллы Язучылар оешмасын житәкли. 2005 елдан – Чаллыда чыга торган әдәби-нәфис «Мәйдан» журналының баш мөхәррире. 2014 елдан Казанда «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире вазифасын башкара. 1988 елда Татарстан китап нәшрияты яшь прозаикның «Ир канаты» исемле китабын бастырып чыгара, ике дистәгә якын китап авторы. В. Имамов – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2002). 1995 елда «Сәет батыр» исемле китабы өчен язучы Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. 1992 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. 2014 елда «Утлы дала» исемле ике томлы тарихи романы өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә лаек дип табылды. ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991), «Татарларның Ватан сугышы»: XVI-XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар, Равил Әмирхан белән берлектә язылган (1993), «Сәет батыр. Татарлар Пугачев явында»: тарихи роман һәм тарихи очерк (1994), «Могикан»: повестьлар. Тарихи очерк (2001), «Утлы дала»: тарихи роман. «Беренче китап» (2001), «Татар яугирләре»: тарихи очерк (2003) һәм башкалар. Библиография Имамов В.100 еллык әдәбият бакчасы/ В. Имамов. – Текст : турыдан-туры, электрон // Казан утлары. – 2022. – № 5. – Б. 172-173. – URL: http://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/2022-5/100-ellyk-dbiyat-bakchasy. – Чыгу вакыты: 02.07.2022. Вахит Имамов : [тормыш юлы һәм әдәби эшчәнлеге] // Мәйдан. – 2014. – № 3. – Б. 3-4. – (Язучыларыбыз). Вахит Имамов иҗаты турында бәяләмәләр : библиография // Мәйдан. – 2014. – № 3. – Б. 143. Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: библиография // Мәйдан. – 2014. – № 3. – Б. 142. Имамов, Вахит «Суган әкиятләре»н яратмыйм! : [әңгәмә] / В. Имамов; әңгәмәдәш С. Мөхәммәтҗанова // Идел. – 2015. – № 11. – Б. 52-55. |