Нияз Вәлиев

Шагыйрь

Нияз Хасият улы Вәлиев (Нияз Вәлиди) 1955 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасының Буа районы Ташкичү авылында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, ветеринария институтына укырга керә. Укудан бүленеп, гаскәри хезмәтне тутырып кайткач, югары белем алуын Казан дәүләт университетында дәвам иттерә.

1979 елдан Яр Чаллы каласында яшәп иҗат итә.

XX гасырның 80 нче елларыннан матбугатта шигырьләре басыла башлый. 1988 елда «Беренче карлыгачлар» җыентыгында, ә 1992 елда «Бер тауда ун чишмә» исемле китапта кыска шигырьләре урын ала. 19942004 елларда Чаллының «КамАЗ», «Хәерле иртә» нәшриятларында аның дүрт китабы басыла.

Балачактан ук туган авылының, тирә-якның җир-суына, моң-илһамына гашыйк. Әнисе ямьле Чүпрәле кызы булганга, яшьлек хатирәләренең бер өлеше Чүпрәле белән дә нык бәйләнгән.

Н. Вәлиев шигырьләре – халыкчан. Аның шигырьләрендә ихласлык, образлы уйлый белү, кешеләрне, дөньяны ярату, тирән хисләр һәм фәлсәфә, тормышның мәгънәсен саф тойгыларда, мәхәббәттә күрү чагыла.

Нияз Вәлиев – 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.