Сирень Якупова

сиренҗ якуповаШагыйрә, Саҗидә Сөләйманова (2015) исемендәге премия иясе, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге администраторы

Сирень Мөхиббула кызы Якупова 1961 елның 26 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туа. Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Әлмәттә төзелеш техникумында белем ала. Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә башлап җибәрә.

1982 елның августында Чаллы шәһәренә килә һәм озак еллар КАМАЗ заводларында эшли. 2007–2013 елларда «Шәһри Чаллы» газетасында хезмәт куя.

Кечкенәдән рәсем ясарга, шигырь һәм хикәяләр язарга ярата. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларда Әлмәт шәһәрендә чыгып килүче «Хезмәт байрагы» газетасында дөнья күрә. Бүгенге көндә шигырьләре «Нур», «Шәһри Чаллы», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Мәйдан», «Казан утлары» журналлары битләрендә басылып килә.

2011 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Йолдызлы уйлар»: шигырьләр (2003), «Ике гасыр баласы мин» (2005), «Яшәү сере» (2008), «Өстәгеләрдән дә өстә»: шигырьләр, хикәяләр, эсселәр (2011).