Әнвәр Шәрипов

әнвәр шариповГалим, шагыйрь, филология фәннәре докторы, профессор

Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов 1941 елның 9 октябрендә Башкортостан Республикасының Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туа.

1949 елда Кәрәкәшле урта мәктәбенә беренче класска укырга керә, урта белемне Лениногорск районы Зәй-Каратай мәктәбендә ала. Казан дәүләт университетының тарих филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1965), шунда ук аспирантураны (1971), Санкт-Петербург дәүләт университетында докторантураны (1988) тәмамлый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып эшли. 1978–1990 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтында укыта һәм 1990 елда Чаллыга күченеп килә. Бүгенге көндә Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры.

Әнвәр Шәрипов – әдәбият галиме, шагыйрь. Борынгы татар әдәбияты мәсьәләләренә багышланган монографияләр, 130 дан артык фәнни мәкалә һәм әдәбиятны укытуга багышланган методик кулланмалар авторы. Филология фәннәре докторы. «КАМАЗ» төзелеше ударнигы, «Татарстан Республикасы атказанган укытучысы» (2005) дигән мактаулы исемнәр иясе. 2009 елдан Энциклопедик Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы. 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Татар балалар әдәбияты: укучыларга методик кулланма» (2003), «Кем идең син?»: шигырьләр, поэма, җырлар (2006), Борынгы татар әдәбиятының авыр үзләштерелә торган мәсьәләләре: студентларга методик кулланма (2008), «Тукта, мизгел!»: шигырьләр, поэма, җырлар (2013).

Библиография

Хөсәенова, Р. Зур әдәбиятка китергән юл: [Әнвәр Шәрипов эшчәнлеге] / Р.Хөсәенова // Шәһри Чаллы. – 2011. – 13 апр.

Нигъмәтҗанова, Д. Җырлы иҗат: [шагыйрь Ә.Шәриповның иҗатын яктыртып] / Д. Нигъмәтҗанова // Шәһри Чаллы. – 2016. – 15 июнь.

Шәрипов, Ә. Шагыйрь Сирин: тормыш һәм иҗат юлы: [шагыйрь турында] / Ә. Шәрипов // Фән һәм мәктәп. – 1997. – № 3. – Б. 110-113.

Мәдияров, Н. Урам буйлап алга юл алам…: [шагыйрь Ә.Шәрипов иҗаты турында] / Н. Мәдияров // Шәһри Чаллы. – 1998. – 6 июнь.

Лотфуллина, И. Бар иҗаты – туган халкына: [Ә.Шәриповның иҗатын бәяләп] / И. Лотфуллина // Шәһри Чаллы. – 2004. – 25 февр.

Сугышлар булмасын: [Ә.Шәрипов сүз, Рубис Зарипов көе] // Шәһри Чаллы. – 2004. – 7 май.

Хәлимов, З. Укытучы – галим Әнвәр Шәрипов: [Ә. Шәрипов иҗатына бер караш] / З. Хәлимов // Шәһри Чаллы. – 2005. – 28 окт.