Амур Фәләхов

Прозаик, Шәйхи Маннур, Риза Шәфи исемендәге премияләр иясе

амур фәләх

Амур Нур улы Фәләхов 1965 елның 10 сентябрендә Татарстан Республикасының Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туа. Туган авылында башлангыч белем ала, Көек-Ерыкса авылы урта мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыган чорында ук районның ул вакыттагы «Коммунистик хезмәт өчен», республиканың «Яшь ленинчы» газеталарында шигырьләре, кечкенә мәкаләләре дөнья күрә башлый.

Амур Нур улы 1982 елда Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Ул университетның драма студиясендә шөгыльләнә, якын-тирә район-авылларга гастрольләргә йөри. Университетта уку дәверендә төрле татар басмалары редакцияләрендә практика үтү, штатка кабул ителеп эшләүләр, һичшиксез, аның журналист буларак формалашуында зур урын алып тора.

Югары белемле яшь белгеч үзенең хезмәт юлын Ижау шәһәрендә чыгып килүче «Яңарыш» газетасында махсус хәбәрче булып башлап җибәрә. Соңрак җаваплы сәркатип, 1997–1999 елларда баш редактор вазифаларын башкара.

1999 елдан Ижаудан Татарстанга кайткач, Амур Фәләхов журналист хезмәтенә тугры кала. Казанда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең радио журналисты булып эшли, ә бераздан, Яр Чаллы шәһәренә күчеп килгәч, телевидениегә эшкә килә. Язучы, журналист Амур Фәләх тиздән «Аргамак» әдәби-нәфис, иҗтимагый журналына бүлек редакторы итеп чакырыла. 2001 елда, яңа басма – «Мәйдан» журналы оештырылгач, шунда җаваплы секретарь буларак кабул ителә. 2009 елдан – «Мәдәни җомга» газетасының Чаллы шәһәрендәге үз хәбәрчесе вазифасын башкара.

Амур Фәләх Россия, Удмуртия, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2012), Шәйхи Маннур исемендәге иҗади премия лауреаты (2007).

Әдәби псевдонимнары – Амур Фәләх, Нур Әхмәт, Әмир Хан, Фәләх Комазани.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

«Таш бәгырь»: повесть, новелла, хикәяләр (2004), «Зимагур»: повесть, хикәяләр (2010).