Суров Валерий Петрович (1946–1996)

Прозаик, публицист

1946 елны Казан шәһәрендә туа. КамАЗ төзелешенә кадәр Донбасста, Норильскида хезмәт итә.

Яр Чаллы шәһәренең КамАЗ төзелешенә 1971 елда килә. Өч ел дәвамында «Минмонтажстрой» ВЛКСМ комитетының секретарь урынбасары, автозаводның төзелеш мәйданчыкларында монтажник булып эшли. Яр Чаллы шәһәрендә ул елларда эшләп килгән «Орфей» әдәби берләшмәсен оештыручыларның берсе.

«С Новым Годом» (Ленинград, 1981), «Две дороги в одну сторону» (Москва, 1985), «На добрую память» (Советский писатель, 1983), «Зал ожидания» (Ленинград, 1987) һәм башка китаплар, хикәяләр авторы.

«Нева» журналы премиясе лауреаты, «Ударник строительства КамАЗа» Мактау билгесенә лаек.

Россия Язучылар берлеге әгъзасы.