Шрамко Владимир Сергеевич

Шагыйрь

Шрамко Владимир Сергеевич 1933 елның 10 сентябрендә Красноярск өлкәсенең Анинск шәһәрендә туа.

Балачагы һәм яшүсмер еллары Кубаньда үтә. 1952 елда Ростов-на-Дону шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлый, армия сафларына алына. Беренче шигырьләрен хәрби хезмәттә вакытта Киев һәм Белорус хәрби округлары газеталарында, «Советский воин» һәм «Крылья Родины» журналларында бастырып чыгара.

1955 елда Якуб Колосс һәм Петруся Бровка тәкъдиме буенча VI яшь язучылар конференциясендә катнаша.

Армиядән соң Ерак Көнчыгышта эшли. Мәскәүдәге СССР Эчке эшләр идарәсенең махсус мәктәбен тәмамлый, эксперт-криминалист һөнәрен үзләштерә.

1960 елда Кубаньга кайта, соңрак Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Журналист булып эшли, читтән торып Казан дәүләт университетында белем ала. Шигырьләр яза, матбугат битләрендә басылып тора.

Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

«Вкус рябины» китабы авторы.
Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) шигъри җыентыкка кергән.