Шишкина Нина Александровна

Шагыйрь, прозаик, публицист, журналист

Нина Александровна Шишкина (кыз фамилиясе Бебенина) 1948 елның 13 сентябрендә Киров өлкәсенең Яран районында туа. Белеме буенча – химик. 1971 елда Казан дәүләт университетының химия факультетын тәмамлаганнан соң, СССР фәнни үзәгенең Казан филиалы институтында эшли.

1971 елда тормыш иптәше белән Яр Чаллы шәһәренә килә. 1997 елга кадәр  КамАЗ конструкторлык идарәсендә эшли. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Аның беренче шигырьләре 1964 елда «Сельская жизнь» газетасында басылып чыга.

Публицистик характердагы мәкаләләрен 1990 елларда журналист Яр Чаллыда нәшер ителүче «Бизнес-класс» газетасының редакторы урынбасары буларак яза башлый. 1998 елда Николай Алешков белән берлектә «Звезда полей» әдәби газетасын оештыра һәм чыгара.

Н.Шишкина 4 шигъри, проза китабы, 10 документаль-публицистик жанрдагы китаплар авторы. Газета-журналларда аның 100 дән артык әсәрләре басылып чыккан.

1998 елдан Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

Китаплары:

«Стихи для тебя» (1993)», «Наследство»(1997), «КамАЗ-Дизель: страницы биографии»  (2002), «Птенцы» (2003), «Николин день» (2003), «Верность земле» (2004), «КамАЗ-Дизель: время молодеть» (2005). И.Н. Яковлева белән берлектә чыккан китаплары: «Нет дороге окончанья» (2001), «Хирурги нефтяных скважин»(2003), «Набережные Челны город чемпионов» (2008), «Генеральный директор» (2009); «Фикрят Табеев. Судьбе благодаря и вопреки» (2012); Л.Ш. Ишкина-Яковлева һәм И.Н. Яковлева белән берлектә: «Набережные Челны. Архитектурный облик» (2007); В.В. Ермаков белән берлектә: «Под сенью веры Христовой» (2011).

Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) шигъри җыентыкка кертелгән.