Шагыйрь
1940 елның 11 февралендә Кырымның Евпатория шәһәрендә туа.
Белеме буенча инженер-төзүче.
Яр Чаллы шәһәренә 1971 елның августында килә.
СМУ-1 «Автозаводстрой» идарәсендә (1971–1976) – башлык, «Промстрой» идарәсендә (1976–1982) – баш инженер, «Металлургстрой» төзелеш идарәсендә (1982–1986) – баш технолог, «Оргтехпромстрой»да (1986–1992) – баш инженер урынбасары, ООО «Привал» ҖЧҖдә (1993 елдан) директор булып эшли.
СССРның Язучылар берлеге әгъзасы.
«Гулливеры» (стихи, 1970), «Знакомство» (стихи, 1986), «Стройка» (поэма, 1989, 1991), «Плата за гадание» (стихи и поэма, 1991) китаплары авторы.
Эдуард Касыймов исемендәге әдәби премия лауреаты.
|