Потапов Владимир Владимирович (1949–2015)

Шагыйрь, прозаик, рәссам

1949 елның 4 апрелендә Хабаровск өлкәсендә туа. 1971 елда Орловск пединститутының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. 1973 елда КамАЗ төзелешенә китә һәм монда рәссам, эстетика бюросы мөдире, документаль кино режиссеры булып эшли. КамАЗ мәгълүмати үзәгенең бизәлеш проектын эшләгәне өчен, СССРның ВДНХ бронза медале белән бүләкләнә.

1980 елны Брянск шәһәренә күчеп килә, Упрполиграфиздатта өлкән сәнгать редакторы булып эшли, сәнгать училищесында укыта, төрле нәшриятларда китапларның бизәлешен башкара. Брянск сәнгать училищесында һәм балалар сәнгать мәктәбендә укыта.

Шигырьләре «Лебеди над Челнами» (1981) җыентыгында, (1987); «Город моей мечты» (1977) шигырь һәи хикәя, шулай ук «Новый мир», «Подъём», «Сельская молодёжь», «Молодёжная эстрада», «Наш современник», «Южная звезда», «Пересвет» журналларында, күмәк җыентыкларда бастырыла.

Яшь язучыларның VIII Бөтенсоюз берләшмәсендә катнаша.

А. К. Толстой исемендәге «Серебряная лира» (2005) премиясе лауреаты.

Рәссам буларак төрле нәшриятларда 50дән артык китапның бизәлешен башкара. Шәхси күргәзмәләре Яр Чаллы (1976), Брянск (1980, 1999) шәһәрләрендә үтә. Хезмәтләре Мәскәүнең Владимир Высоцкий музеенда, «ПромиАрт» (Рязань) галереясында саклана. «Елабуга-2010» Халыкара арт-симпозиум дипломанты.

1995 елдан Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россиянең Язучылар берлеге әгъзасы.

2015 елның 26 февралендә вафат, Брянскта җирләнгән.

«Фрески», «Свирель» (1989), «Штрихи дождя» (1997), «Память», «Избранное: стихи, рассказы» (2010) китаплары авторы.
Шигырьләре «Город моей мечты» (1977), «Лебеди над Челнами» (1981, 1987), «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыкларга кертелгән.