Шушы ук елны Александр «Орфей» әдәби берләшмәнең әгъзасы була. Монда КамАЗның яшь шагыйрьләре җыела. Шигырь юлларын транспарантларга язып төзелеш барган урыннарга эләләр, листовкаларга язып тараталар. Алар арасында Александрның да шигырьләре була. Ул 10 нчы сыйныфта вакытта ук инде Казан телевидениесендә «Я сын Уральской стороны, я внук великого Бажова…», дип чыгыш ясаган була.
Алабуга педагогия институтын тәмамлаганнан соң, Александр рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шулай ук «Ника» яшьләр театрының актеры була. 1990 елда Горький исемендәге әдәбият институтының «Шигърият» бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң, күп еллар дәвамында РГБ (элеккеге Ленин исемендәге китапханә) өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкара. Соңрак Мәскәүнең балалар курчак театрына (МДКТК) эшкә чакырыла. Хәзерге вакытта бары тик әдәби хезмәт белән шөгыльләнә.