Лоншаков Игорь Николай улы

Шагыйрь

1965 елның 16 сентябрендә Киров өлкәсе Вятские Поляны шәһәрендә дөньяга килә. 1973 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

12 яшеннән шигырьләр яза башлый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хат ташучы булып эшли, аннары армия сафларында хезмәт итә. Югары белемне Казан дәүләт университетында ала.

КамАЗ заводларында диспетчер булып та хезмәт итә.

«Светлый день» (2009) китабы авторы.

Шигырьләре «Лебеди над Челнами» (1987) «Под небом высоким» (2008)  җыентыкларына кергән.